Барлык яңалыклар
Иман нуры
1 июль 2022, 11:09

Зөлхиҗҗә ае башланды

Зөлхиҗҗә аеның тәүге ун көнендә мөселманнар ураза тотарга, күбрәк дога-зикерләр укырга, игелекле эшләр кылырга тырыша.

Зөлхиҗҗә ае башланды
Зөлхиҗҗә ае башланды

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең хатыннары сөйләгәнчә, Аллаһ илчесе (с.г.в.) Зөлхиҗҗә аеның ун көне дәвамында ураза тота торган булган.

Зөлхиҗҗәнең 9нчы көне -- Гарәфә көне. Ул быел 8нче  июльгә туры килә. Гыйбадәтләр кылу өчен ул елның иң яхшы көн.  Бу көнне күкләр вә җир яратылган, бу көнне Тәмугтан азат итү бүләк ителә. Гарәфә көнендә барлык догалар кабул ителә һәм дога кылучының барлык гөнаһлары юып төшерелә.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мәгълүм көннәрдә Аллаһы Тәгаләнең исемен искә алыгыз” ("Әл-Хаҗ", 28). Ибне Габбас: «Мәгълүм көннәр» -- Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне», -- ди. Ибне Гомәрдән хәбәр ителгәнчә, Аллаһы Тәгаләнең илчесе болай дигән: «Аллаһы Тәгаләгә Зөлхиҗәнең ун көне эчендә кылынган  кылган гамәлләрдән дә бөек һәм сөекле гамәлләр юк. Менә шул көннәрдә "Сөбханллаһ", "Әлхәмдүлилләһ", "Лә илаһе  илләллаһ" һәм "Аллаһу әкбәр" дигән сүзләр әйтүне күбәйтегез».

9нчы июльдә исә ислам дөньясының иң зур бәйрәмнәренең берсе -- Корбан гаете башлана. 

Фото: mosdum.ru.

Зөлхиҗҗә ае башланды
Зөлхиҗҗә ае башланды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: