Барлык яңалыклар
Иман нуры
17 июнь 2022, 15:32

Балалар өчен дога

Балаларга бәхет теләп шушы доганы укыйлар.

Балалар өчен дога
Балалар өчен дога

И Аллаһ, мин Синнән гүзәл исемнәрең аркылы сорыйм. Балаларыма бәрәкәт бир, дип, Сиңа ялварам.

Раббым, аларның гомерен озынайт, аларны саулык, сәламәтлектән аерма, аларны Сиңа буйсынуда һәм гыйбадәт кылуда ныклы ит.

Раббым, аларның көчсезләренә көч бир һәм авыру булганнарына шифа бир.

Раббым, аларның тәннәрен ныгыт, ишетү, күрү сәләтләрен яхшырт, аларның кимчелекләрен төзәт һәм аларны камил ит.

Раббым, Үз мәрхәмәтең белән аларны авырулардан, гөнаһлардан, хаталардан һәм адашулардан сакла һәм аларны Сиңа тугры ит.

И Аллаһ, аларны ата-аналарын тыңлауга күндер.

И Аллаһ, миңа аларны югары әхлаклы һәм тәкъвалы итеп үстерергә ярдәм ит.

Раббым, мин Сиңа үз нәселемне ышанып тапшырам. Мин Синнән аларны авырулардан һәм әхлаксызлыктан яклавыңны сорыйм. Син аларны төнлә таралган явызлыктан, көндез күз тиюдән, кешеләрнең көнләшүеннән һәм нәфрәтеннән сакласын өчен аларны Сиңа ышанып тапшырам.

Раббым, балаларымны һәр яклап сакла – өстән дә, астан да, уң яктан да, сул яктан да, алдан да, арттан да.

И Аллаһ, балаларым намусымның сәбәбе һәм горурлыгымның чыганагы булсын. Алар Сине яратканнарны яратсын.

И Аллаһ, балаларымны дөньялыкта да, ахирәттә дә – яхшылык һәм Сиңа буйсынуга һәм Сине сөюгә китергән гыйлем белән нигьмәтлә.

Аллаһым, балаларымның башкалар арасында дәрәҗәсен күтәр һәм аларга бәхет-сәгадәт, тәкъвалык һәм байлык китерәчәк уңышны юлдаш ит.

Аллаһым, аларда саф йөрәк, рәхимлек, башкаларга ярдәм кулы сузарга әзер булу кебек сыйфатлар булдыр һәм аларга гыйлем бир.

И Аллаһ, балаларымны кимсетелүдән һәм мәсхәрәдән якла. Аларга куаныч китер – бу мине дә бәхетле итәчәк.

Раббым, аларның ишетү, күрү сәләтләрен һәм саулыгын бәрәкәтле ит, аларга акыл һәм күркәм холык бир.

Раббым, балаларым Хөкем көнендә минем өчен дәлил булсын. Әмин.

 

Дини матбугаттан.

 

Балалар өчен дога
Балалар өчен дога
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: