Барлык яңалыклар
Иман нуры
10 июнь 2022, 12:21

Хаҗ – фарыз гамәл

Сәламәт, балигъ, акылы төгәл, ирекле һәм матди хәле җитеш мөселманга гомеренә бер тапкыр хаҗ кылу фарыз.

Хаҗ – фарыз гамәл
Хаҗ – фарыз гамәл

«Хаҗ» сүзе, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, "көчле теләк һәм зурлаган затка, нәрсәгә килү" дигәнне аңлата. Дини терминология буенча, хаҗ, махсус йолалар башкару, билгеле бер шартлар һәм кагыйдәләр үтәү максатыннан, югары дәрәҗәле Кәгъбәгә баруны белдерә. Хаҗ – исламның төп баганаларының берсе. Шуңа күрә аны үтәү сәламәт, балигъ булган, акыллы һәм ирекле мөселман өчен бурыч. Аның шулай ук юл чыгымнарына җитәрлек акчасы, торагы һәм ул югында (хаҗ кылган вакытта) гаиләсенә кирәкле бөтен нәрсәсе булырга тиеш. 

Моның дәлиле булып хәдис  тора. Пәйгамбәребез галәйһиссәлм  үзенең вәгазьләренең берсендә: "Аллаһ сезгә хаҗ кылырга куша", –  ди. Шулвакыт әл-Әкъра ибн Хәбис урыныннан тора да: "Аллаһ илчесе, без аны ел саен кылырга тиешме?" – дип сорый. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Әгәр мин сиңа «әйе» дип җавап биргән булсам, бу сезнең өчен мәҗбүри булыр иде. Хаҗ гомергә бер тапкыр гына мәҗбүри", - ди. 

Хаҗ – фарыз гамәл
Хаҗ – фарыз гамәл
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: