Барлык яңалыклар
Иман нуры
3 июнь 2022, 11:10

Көнләшү йөрәкне ашый

Әбу Ләйс ас-Сәмәрканди әйтә: «Өч кешенең догасы кабул ителми: кем күп гайбәт сата, кем хәрәм ашый, кем йөрәгендә дин кардәшләренә карата  ачу-нәфрәт, көнчелек саклый», -- ди.

Көнләшү йөрәкне ашый
Көнләшү йөрәкне ашый

Көнләшү --  йөрәк чире! Күршеләренең байлыгына көнләшүче ир-хатыннар, туганнарының мул яшәвенә көнләшеп караучы апа-сеңелләр, абый-энеләр очрап тора шул... Еш кына кеше үзенең көнләшүен аңламаска да мөмкин, ә бу тойгы аның йөрәгенә яшерелгән.

Көндәшлек төрле рәвештә һәм төрле статуслы кешеләрдә төрлечә чагылырга мөмкин, ләкин берүк җимергеч көчкә ия.

Көнләшү  -- Аллаһы Тәгалә Үзенең мәрхәмәте белән бүләкләгән  кешене шул бүләктән мәхрүм итеп, үзеңә алу теләге ул. Бу тойгы кемдер синнән берәр нәрсәдә өстен булганда, мөлкәттә, белемдә, сәүдәдә һ.б. нәрсәләрдә артыграк, көчлерәк күренгәндә кабына. 

Әбу Ләйс ас-Сәмәрканди әйтә: «Өч кешенең догасы кабул ителми: кем күп гайбәт сата, кем хәрәм ашый, кем йөрәгендә дин кардәшләренә карата  ачу-нәфрәт, көнчелек саклый», -- ди.

Көнләшү йөрәкне ашый
Көнләшү йөрәкне ашый
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: