21 майда тарихи Шәһри Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" мөселманнар корылтае узды. Анда Башкортстаннан байтак дин әһелләре, мөселман кардәшләребез катнашты.
Быелгы җыен Идел Буе Болгары халыкларының рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланды.
Спас районында узган тантанада ислам дине әһелләре, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия һәм ерак чит ил вәкилләре, башка илләрнең ислам югары уку йортларыннан галимнәр -- хәнәфи мәзһәбе белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Минтимер Шәймиев, Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башкалар чыгыш ясадылар, җыенның әһәмиятен билгеләделәр.
Ансамбльләр, иҗади коллективлар үзләренең күркәм чыгышлары белән бәйрәмне дәвам иттеләр. Чара барышында елдагыча төрле мәйданчыклар эшчәнлеген алып барды. Музейлардан халык өзелмәде. Сәүдә һәм аш-су нокталары гөрләде.
Юлай НИЗАЕВ тексты һәм фотолары.