Бу көннәрдә Русиядә мөселманнар өчен истәлекле чаралар бара. Алар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана. Кичә Мәскәүдә күргәзмә ачылса, бүген, 20 майда, Казанда элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы урынында Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу тантанасы була. Аның трансляциясе ТНВ каналында Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатькә планлаштырылган.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган төп бәйрәм программасы иртәгә 21 майда Болгарда узачак. Анда катнашу өчен җиде илдән һәм Россиянең 76 төбәгеннән 1100 имам киләчәк. Чараның турыдан-туры трансляциясе 11.00 сәгатьтә башлана.
Моннан тыш, 22 майда ТНВ тамашачылары өчен «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана» дигән концерт программасы күрсәтеләчәк. Эфир 20.30 сәгатьтә көтелә.
***
Русия Президенты Владимир Владимирович Путин карары белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Оештыру комитетын Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин җитәкли. Бу уңайдан Русиядә бик күп чаралар узачак.
Чыганак: ТНВ каналы сайты.
Фото: museum.tatar.ru.