Барлык яңалыклар
Иман нуры
13 Май 2022, 16:03

Иң яхшы кәләш

Егетләр нинди кәләш сайларга белми аптырап бетә. Ислам дине күзлегеннән караганда иң яхшы кәләш кем ул?

Иң яхшы кәләш
Иң яхшы кәләш

«Хатын кешенең дүрт сыйфатына карап өйләнәләр: байлыгына карап, нәселенә карап, матурлыгына карап һәм диненә карап. Иң тәүдә диненә карагыз – бөтен яктан да уңарсыз!» (Мөслим җыентыгыннан).

Шуңа охшаш икенче хәдис: «Әгәр ир-егет хатын-кызның иманына һәм матурлыгына карап өйләнсә, бу хатын-кыз аңа харап булудан киртә булыр» (Дәйләми җыентыгыннан).


Шуңа охшаш тагы бер хәдис: «Кемгә шушы дүрт нәрсә бирелә, шул фани дөньяның да, мәңгелек дөньяның да иң яхшысын алган булыр:

1) шөкер итә белүче йөрәк,

2) Аллаһны искә алудан бушамаган тел,

3) авырлыкларга сабыр итүче тән,

4) иренә тәне белән дә, аның мөлкәте белән дә хыянәт итмәүче хатын» (Бәйхаки җыентыгыннан).

«Бу дөнья үтеп китүчән, һәм анда ирешеп булган нигъмәтләрнең иң яхшысы – ул иманлы хатын» (Мөслим җыентыгыннан).

Тагы да бер хәдис: «Кемне Аллаһ иманлы хатын белән бүләкләгән – шул кешегә Ул диннең яртысында ярдәм иткән, шулай булгач, ул кеше диннең калган яртысында Аллаһтан курыксын» (Әл-Хәким җыентыгыннан).

 

Дини матбугаттан.

Иң яхшы кәләш
Иң яхшы кәләш
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: