Барлык яңалыклар
Иман нуры
1 Май 2022, 10:14

Фитыр сәдакасы

Рамазан ае ахырында мөселманнар фитыр сәдакасы бирергә ашыга.

Фитыр сәдакасы
Фитыр сәдакасы

Фитыр сәдакасын Рамазан аен тәмамланырга ике я бер көн калгач (28нче көннән башлап) бирә башлау хуплана.  Бу сәдаканы ураза тотучы үзе тарафыннан әйтелгән буш һәм әшәке сүзләрдән чистарыну өчен, ярлыларга ризык булсын өчен мохтаҗларга, авыруларга, авыр хәлдә булганнарга тапшыра. Сәдака күләме гаиләнең матди хәленнән чыгып билгеләнә. Диния нәзарәтләре билгеләвенчә, 2022 елда ул бер кешедән ким дигәндә 200 сум тәшкил итә.

Ибн Гомәрдән тапшырылган хәдистә болай дип әйтелгән: “Пәйгамбәр ﷺ фитыр сәдакасы итеп бер саг (бөртекле әйберләрнең 4 куш уч микъдары, якынча  2,2-3,3 кг) хөрмәне я бер саг арпаны һәр мөселманга фарыз кылды. Ул аны кешеләр намазга чыкмас борын бирергә кушты” (әл-Бохари, Мөслим җыентыкларыннан). Ә Әбү Сәгыйть әл-Худри: “Пәйгамбәр ﷺ безнең арада булган чакта фитыр сәдакасын бодайдан, хөрмәдән, арпадан, йөземнән, эремчектән бер саг итеп чыгара торган идек”, – дигән (әл-Бохари, Мөслим җыентыкларыннан).

Әлегә тумаган бала өчен фитыр фарыз булмаса да, аның өчен биреп кую хуп күрелә. Рамазан аеның соңгы көненә кадәр вафат булган кеше өчен фитыр фарыз түгел һәм аның исеменнән бирергә кирәкми.

 

 

Фитыр сәдакасы
Фитыр сәдакасы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: