Барлык яңалыклар
Иман нуры
22 апрель 2022, 10:04

Кадер киче – изге кич

Мең айдан да хәерлерәк төн ул. Нәкъ шушы төнне кешеләрнең гомер озынлыгы һәм байлыгы, шулай ук киләсе елда булырга тиеш бөтен нәрсәләр тәкъдир кылына.

Кадер киче  – изге кич
Кадер киче – изге кич

«Әл-Кадр» сүрәсенең тәфсире

(1) Хактыр, Без аны (Коръәнне) Кадер кичендә иңдердек.

(2) Кадер киченең нәрсә икәнен син беләсеңмени?

(3) Кадер киче мең айдан да хәерлерәк!

(4) Ул төнне фәрештәләр һәм рух (Җәбраил), Раббысының рөхсәте белән, аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен төшәләр.

(5) Ул (ягъни, Кадер киче) – иминлек төне – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.

(1) Хактыр, Без аны (Коръәнне) Кадер кичендә иңдердек.

Шушы сүзләр белән Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримнең өстенлеген һәм бөеклеген билгеләп үткән. Бу китап Рамазан аеның Кадер кичендә төшерелә башланган. Бу нигъмәт өчен кешеләр үз Раббысына бервакытта да тиешенчә шөкер итә алмаячак. Кадер киче, үзенең мөһимлеге һәм елның бүтән көн-төннәреннән өстен булу сәбәпле, шундый исемгә ия. Нәкъ шушы төнне кешеләрнең гомер озынлыгы һәм байлыгы, шулай ук киләсе елда булырга тиеш бөтен нәрсәләр тәкъдир кылына.

(2) Кадер киченең нәрсә икәнен син беләсеңмени?

Ул бөеклек нуры белән уратып алынган һәм мөһим урын алып тора.

(3) Кадер киче мең айдан да хәерлерәк!

Шушы төндә кылынган гамәлләр мең ай эчендә кылынганнарына тиңдер. Аллаһ Тәгалә безнең бөек өммәтне искиткеч өстенлекләр һәм бөек мөмкинчелекләр белән бүләкләгән, алардан йөрәкләр гаҗәпләнә һәм бу ис-акылга сыймый. Мең айга тигез һәм хәтта аңардан да күбрәк булган төн биргән Ул безгә. Ә бит бу – сиксән елдан артык, тоташ бер кеше гомере!

(4) Ул төндә фәрештәләр һәм рух (Җәбраил фәрештә), Раббысының рөхсәте белән, аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен төшәләр.

Бүтән вакытлардан аермалы рәвештә, Кадер кичендә җиргә бихисап фәрештәләр төшә.

(5) Ул (ягъни, Кадер киче) – иминлек төне – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.

Бу төн бәхетсезлекләрдән һәм яманлыктан азат, чөнки ул үзе белән олы нигъмәт алып килә. Ул кояш баю белән башлана һәм таң мәле җитү белән тәмамлана. Бу төннең өстенлеге хакында бихисап хәдисләр бар. Шул билгеле: ул – Рамазан аеның соңгы ун төннәренең берсе. Һәм аны аеруча так көннәрдә эзләргә кирәк. Кадер киче үзенең мөһимлеген һәм нигъмәтен Хөкем көне җиткәнгә кадәр югалтмаячак. Мөхәммәт пәйгамбәр  ﷺ Рамазанның соңгы ун көнендә мәчеттә игътикәф кылган. Анда ул, Кадер киченнән торып калмас өчен, тулысынча гыйбәдәткә бирелер булган.

***

Ибн Хәҗәр әл-Бохариның сәхих хәдисләр җыентыгына аңлатмасында моның хакында кырыктан артык фикер китерә. Ул: «Иң өстенлекле фикергә ярашлы, Кадер киче – Рамазанның соңгы ун төннәренең берсе һәм так төнгә туры килә. Һәм, бу бүлектәге хәдисләрдән аңлашылуынча, төрле елларда ул төрле көнгә туры килә», – дигән.

Дини матбугаттан.

Кадер киче  – изге кич
Кадер киче – изге кич
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: