Исламда һәрвакыт иң беренче урында торган төп биш эш бар. Пәйгамбәребез Мүхәммәд (салләллааһу гәләйһи вә сәлләм) болай диде: “Ислам биш терәккә нигезләнгән: 1) “Аллаһтан башка илаһ юк, һәм Мүхәммәд – Аның рәсүле” дип шәһадәт итү, 2) намаз уку, 3) зәкят түләү, 4) Рамазан аенда ураза тоту һәм 5) Аллаһ йортына хаҗ кылу ” (Бохари, Мөслим хәдис җыентыгыннан).
Рамазан аенда ураза тотуны Аллаһы Тәгалә аны кешеләр өчен мотлак, ягъни фарыз гыйбәдәт итеп иңдергән. “Әй, иман китергән кешеләр! Сезгә кадәр яшәгән кешеләргә боерылган кебек, сезгә дә ураза тотарга фарыз ителә. Мөгаен, сез тәкъвалы булырсыз!” -- ди Ул(Коръән, “Бәкарә” сүрәсе, 2:183).
Рамазан аенда мөселманнар таң агара башлаганнан кояш баеганчы ураза тоталар. Бу вакыт эчендә ашарга, эчәргә һәм җенси якынлык кылырга ярамый. Ураза һич тә кыен эш түгел. Ул – нигъмәт. Кешенең саулыгын, дөньяга карашын һәм башка якларын яхшыга үзгәртә торган эш ул. “... Сезнең ураза тотуыгыз үзегез өчен хәерле, әгәр сез белсәгез икән!” – ди Аллаһы Тәгалә Коръәндә (“Сыер” сүрәсе, 2:184).
“Ураза һәм Коръән Кыямәт көнендә мөселман өчен яклашучы булырлар....” (Әхмәд хәдисләр җыентыгыннан).
Дини матбугаттан.
Фото: Ainaza.