Барлык яңалыклар
Иман нуры
8 апрель 2022, 09:27

Иң зур фетнә

«Адәмнең барлыкка килгәненнән алып Сәгать (Кыямәт көне) җиткәнгә кадәр чорда Дәҗҗалның чыгуыннан да куркынычрак вакыйга булмас», – дип әйтеп калдырган Аллаһ рәсүле галәйһиссәләм (Әхмәд хәдисләр җыентыгыннан).

Иң зур фетнә
Иң зур фетнә

Дәҗҗал (урысча – Антихрист) – ул безнең кебек үк кеше һәм ул заман ахыры якынлашып килгәндә үзен күрсәтәчәк. Аның маңгаена, ягъни ике күзе арасына «к-ф-р» (моны «кяфер» я «көферлек» дип аңларга мөмкин) дип язылган булыр, бер күзе кимчелекле булачак – гүя, кабарып торган йөзем җимеше кебек.

Тәүдә ул үзен изге күңелле, яхшы кеше итеп күрсәтер, аннан исә үзен пәйгамбәр дип белдерер, ә соңыннан исә – илаһ дип (әстәгъфиру-Ллаһ). Башта ул бер кешеләргә килер,  алар аңа ышанмаслар. Һәм шулвакыт аларның дөнья малыннан бернәрсәсе дә калмас, һәм бу кешеләр фәкыйрьлектә көн күрә башларлар. Аннан ул икенче кешеләргә килер, ә алар аны кабул итәр һәм аны үзләренең илаһы дип танырлар. Һәм шулвакыт аларның җирләрендә күпләп үсемлекләр үсә башлар, күкләрдән мул итеп яңгыр явар, бу кешеләр бай һәм тук тормышта көн күрер. Чынлап та, Аллаһның кешелек өчен әзерләгән бөек сынавы бу! Дәҗҗалның бер кулында – ут, ә бер кулында су булыр, әмма белегез: аның ут дигәне чынында – суык су, ә су дигәне – ул ут...

Мөселманга һәр намаздан соң, Аллаһ Тәгаләдән Дәҗҗал фетнәсеннән яклау сорап, дога уку тиешле. Әгәр инде ул Дәҗҗалның чыккан заманына туры килгән икән, «Мәгарә» сүрәсенең (18нче сүрә) тәүге яки соңгы ун аятен укып йөрсен һәм һәрьяклап Дәҗҗал белән очрашып сөйләшүдән качсын, чөнки Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Кем Дәҗҗалның якынлашуы турында ишетсә, аңардан качсын, чөнки, Аллаһ белән ант итәм, кеше, үзен иманлы дип санап, аңа (бәхәсләшергә) килер, әмма ахыр чиктә ул кузгаткан шик-шөбһәләрне кабул итеп, аның артыннан иярер», – дигән (Әбү Дәүд хәдисләр җыентыгыннан).

Дәҗҗал бу дөньяда кырык көн хакимлек итәчәк: беренче көне – бер ел, икенче көне – бер ай, өченче көне – бер атна кебек булачак, калган көннәре – гадәттәге безнеңчә көннәр. Җир йөзендә Дәҗҗал килмәгән бер генә авыл да, бер генә шәһәр дә   калмаячак, фәкать Мәккә белән Мәдинә генә Дәҗҗал фетнәсеннән саклаулы. Дәҗҗалны Гайса пәйгамбәр (галәйһи-ссәлам) үтерәчәк.

Дини матбугаттан.

Иң зур фетнә
Иң зур фетнә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: