Барлык яңалыклар
Иман нуры
1 апрель 2022, 10:37

Хуш киләсең, Рамазан!

Яхшы эшләр өчен саваплар арттырып языла һәм гөнаһлар гафу ителә торган изге Рамазан ае якынлаша, дуслар! Бүген кояш бату белән Рамазан ае керә. Иртәгә мөселманнар ураза тота башлаячак. Ураза нәрсә дигәнне аңлата? Ул мәҗбүри гамәлме? Рамазан аенда ураза тотмасаң, гөнаһ буламы?

Хуш киләсең, Рамазан!
Хуш киләсең, Рамазан!

«Ураза» сүзе гарәп телендә «тыелу» дигән мәгънәгә ия. Ураза тотарга ният кылып, таң атканнан алып кояш батканга кадәр бу гыйбадәтне боза торган гамәлләрдән тыелу Ислам динендә «ураза» дип атала.
Рамазан аенда ураза тоту – фарыз гамәл. Бу җәһәттән Ислам өммәте бердәм фикердә. Моңа Коръән һәм Сөннәт дәлил булып тора.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди:
«И сез, иман китергәннәр! Сезгә кадәр яшәгәннәргә боерылган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз кылынды. Бәлки, сез тәкъвалы булырсыз» («Сыер» сүрәсе, 2:183.1).
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Ислам дине биш нигезгә корылган», – дигән хәдисендә (Әл-Бохари риваяте) рамазан аенда ураза тоту да телгә алынган. Акланырлык сәбәбе булмаган килеш
рамазан аенда ураза тотмаган кеше  олы гөнаһ кыла. Имам әз-Зәһабинең (Аллаһ аңа рәхимле булсын) шундый сүзләре бар: «Сәбәпсез килеш рамазан аенда ураза тотмаган кеше зина кылучыга, кеше мөлкәтенә кул сузучыга, хәтта эчкечегә караганда зуррак гөнаһ кыла. Мөэминнәр андый кешенең мөселманлыгын шик астына куя».

Әлбәттә, ураза тотудан азат кешеләр дә бар, боларга, мәсәлән, авырулар, нык картлар, мөсафирлар, авырлы хатыннар керә.

Хуш киләсең, Рамазан!
Хуш киләсең, Рамазан!
Хуш киләсең, Рамазан!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: