Барлык яңалыклар
Иман нуры
18 март 2022, 10:07

"Сөбханалла" сүзенең хикмәте

Кеше бу фани дөньяда күңелгә ятмаган һәм Аллаһның камиллегенә туры килмәгәндәй тоелган ниндидер нәрсә күрсә, шайтан аның күңеленә вәсвәсә сала, Аллаһ турында начар уйлар тудыра. Мисал өчен, шайтанның: “Аллаһ Тәгалә ни өчен төрле авырулар һәм бәла-казалар барлыкка китергән? Ни өчен Үзенең сөекле колларына кыенлыклар һәм сынаулар җибәрә? Ни өчен бурга, кеше үтерүчегә һәм залимгә бозыклык кылырга юл куя?..” ‒ дип вәсвәсә салуы мөмкин.

"Сөбханалла" сүзенең хикмәте
"Сөбханалла" сүзенең хикмәте

Диннән ерак кешеләрнең авызыннан төрле әшәке сүзләр, сүгенүләр чыкса, мөселманнар исә Аллаһны зикер итүдән гыйбарәт булган гыйбарәләрне куллана. Аларның берсе – “СүбхәнаЛлаһ”. Ул  “Аллаһ пакь” дип тәрҗемә ителә һәм “Аллаһ бөтен кимчелекләрдән пакь” дигән мәгънә бирә. Бу сүзләр ‒ Аллаһны данлауның бер төре, шуңа да “тәсбих” дип атала.

“Сүбхәнә”  – гөнаһсыз, кимчелекләрдән пакь, җитешсезлекләрдән азат дигәнне аңлата. “Аллаһ”  – Аллаһ.

Безнең сүздә бу гыйбарәнең “СөбханәЛлаһ” дигән варианты таралган.

Әгәр без Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) хәдисләренә карасак, анда “СүбхәнаЛлаһ” гыйбарәсенең ике очракта кулланганлыгын күрербез: я Аллаһны зикер иткәндә, я берәр вакыйгага карата гаҗәпләнүне, аптырауны белдергәндә, берәр нәрсә күңелгә ятмаганда.

Беренче очракка Аллаһ рәсүленең (с. г. в.)  хәдисен мисал итеп китерергә була: “Әйтүгә ‒ җиңел, изге гамәлләр үлчәвендә авыр тарткан һәм Мәрхәмәтле Аллаһ өчен сөекле булган ике кәлимә бар. Алар – “СүбхәнаЛлаһи вә бихәмдиһ, сүбхәнаЛлаһил-Газыйм”” (Мөслим).

Зикернең мәгънәсе: “Аллаһ [һәр кимчелектән] пакь һәм Аңа мактау, Бөек Аллаһ [һәр кимчелектән] пакь!”

Ләкин  гаҗәпләнгәндә,  аптыраган, берәр нәрсә ошамаган чакта ни өчен “СүбхәнаЛлаһ” дип әйтү тиешле? Кеше бу фани дөньяда күңелгә ятмаган һәм Аллаһның камиллегенә туры килмәгәндәй тоелган ниндидер нәрсә күрсә, шайтан аның күңеленә вәсвәсә сала, Аллаһ турында начар уйлар тудыра. Мисал өчен, шайтанның: “Аллаһ Тәгалә ни өчен төрле авырулар һәм бәла-казалар барлыкка китергән? Ни өчен Үзенең сөекле колларына кыенлыклар һәм сынаулар җибәрә? Ни өчен бурга, кеше үтерүчегә һәм залимгә бозыклык кылырга юл куя?..” ‒ дип вәсвәсә салуы мөмкин. Мөселман кеше, “СүбхәнаЛлаһ” дигән сүзләрне әйтеп, шундый вәсвәсәләргә юл куймый.

Ул, гүя, шайтанның мәгънәсез шик-шөбһәләренә шулай дип җавап кайтара: “Аллаһ камил, Аның тәкъдире, һичшиксез, тормышка аша. Аның әмерләре кимчелекләрдән азат, бөтен галәмдә урнаштырган тәртибе какшамас, хөкеме гадел, хикмәтләре тел тидермәслек. Әгәр Аллаһ берәр нәрсәне булдырган икән, димәк, аңа бөек мәгънә, олы нигьмәт һәм файда салынган. Безнең белүебез дә, белмәвебез дә мөмкин, әмма Раббыбызның гамәлләре һәрчак камил, һәрчак күркәм. Чикле акылыбыз белән гел генә моңа төшенеп тә, моны аңлап та бетереп булмый”.

"Сөбханалла" сүзенең хикмәте
"Сөбханалла" сүзенең хикмәте
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: