«Кеше үзенең әтисенә исеме белән мөрәҗәгать итәргә, аның алдыннан барырга тиеш түгел». Әбү Һурайра (Аллаһ аңардан риза булсын) китеп баручы ике ир-атны күргәч, аларның берсеннән: «Бу кеше сиңа кем?» – дип сораган. Теге: «Бу минем әтием», – дип җавап биргән. Абу Һурайра: «Аңа исеме белән эндәшмә, алданрак йөрмә, ул утырмыйча утырма», – дигән (Имам әл-Бохари).
Дин галимнәре әйтүенчә, дүрт кешене ихтирам итү сөннәткә карый: галимнәр, өлкәннәр, хакимнәр һәм әтиләр. Кеше үзенең әтисенә исеме белән эндәшсә, мәсхәрә булачак.
Шуңа күрә әти-әниләргә һәм өлкән кешеләргә исем белән генә мөрәҗәгать итү хупланмый. Шуңа күрә дә безнең халыкта «әти», «әни», өлкәннәргә «абый», «апа» кебек сүзләрне кулланалар да.
Хатынның иренә мөрәҗәгать итүенә килгәндә, бу шушы гаиләдә кабул ителгән гадәтләргә һәм халыкның мәдәни традицияләренә бәйле. Әгәр дә шундый халыкта иргә исем белән эндәшү тупаслык санала икән, моны эшләргә кирәкми. Ләкин бу урынлы һәм рөхсәт ителә торган эш икән, монда бернинди начарлык та юк.
Ләкин, Сөннәт буенча, ир белән хатын өчен дә бер-берсенә кушамат белән мөрәҗәгать итүе кулайрак. Аллаһының илчесе (галәйһиссәләм)яраткан хатыны Гайшәгә (аңа Аллаһының Тәгаләнең рәхмәте булсын) ягымлы мөгамәләдә булган, аңа «Әл-Хөмәйрә» (алсу, кызыл) дигән кушамат белән дәшкән (ан-Насаи).