Барлык яңалыклар
Иман нуры
4 март 2022, 10:17

Һәркемнең үз өлеше

Соңгы көннәрдәге вакыйгалар ташкынында күпләр аптырап калды. Кемнәрнедер  доллар, евро курсы борчый. Ә мөселманнар девальвация турында нинди фикердә?

Һәркемнең үз өлеше
Һәркемнең үз өлеше

Аллаһы Тәгалә әйтә: "Җирдәге һәр җан иясенең ризыгы Аллаһ кулында, һәм аларның торачак җирләрен вә үлгәч күмеләчәк җирләрен белер. Барчасы Ләүхүл Мәхфүздәге китапта язылмыш" (Һуд: 6).

Кешенең язмышы, ризыгы, өлеше  Аллаһ кулында. Шуңа күрә мөселманнар валюта курсы өчен борчылмый.  Бу бары тик саннар гына һәм шуннан артык түгел.

Аллаһ Тәгалә әйтә: “Аллаһ теләгән кешесенә ризыкны киң кылыр вә теләгән кешесенә ризыкны тар кылыр, әмма кяферләр дөнья байлыгы белән шатланырлар. Бит ахирәт алдында дөнья байлыгы – алдый торган бик аз гына нәрсә (Күкрәү: 26).

“Күрмиләрме, Аллаһ теләгән бәндәсенә киң ризык бирер, вә теләгән бәндәсенең ризыгын тар кылыр. Аллаһуның бу эшендә мөэминнәр өчен гыйбрәт бардыр. Чөнки бу эш кешеләр ихтыярында түгел, фәкать Аллаһ ихтыярындадыр. Хак мөэмин нинди хәлдә дә риза булып Аллаһуга итагать итәргә тиеш” (Рум: 37).

Аллаһ безне бар итте, ризыкландырды. Безнең ризыкның күләме доллар бәясенә бәйле түгел. Аллаһының бу эшендә дә хикмәт-гыйбрәтләр бардыр –  мөэминнәр моны аңлый. Килгән бәла-казага сабыр итә,  чыдый, саранланмый. Болар өчен ин шәә Аллаһ, Аллаһ хозурында әҗере булыр.  

Икътисадның нинди буласын да илләр,  кешеләр хәл итми, ә Аллаһы Тәгалә хәл итә.  “Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозыклык вә фәсәд кылыр иделәр, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләренең хәлләреннән хәбәрдардыр вә кемгә киң ризык тиешле, кемгә тар тиешле икәнлекне дә белүчедер. (Шура: 27)

Шуңа күрә без Аллаһы Тәгалә кушканны ихлас күңелдән кабул итәбез. Һәм: “Ий Аллаһ син барча байлыкка патшасың, үзең теләгән кешегә байлыкны бирәсең һәм үзең теләгән кешедән байлыкны аласың, теләгән бәндәңне Коръән белән гамәл кылдырып хөрмәтле итәсең, һәм теләгән бәндәңне Коръәннән гафил кылып хур итәсең. Барча хәйриәт синең кулындадыр, шиксез, Синең һәр нәрсәгә көчең җитә, дип әйт” (Гыймран: 26), – дип ялварабыз, һәр эшебездә Аллаһуга тәвәккәл итәбез.

Фото: Ainaza.

Һәркемнең үз өлеше
Һәркемнең үз өлеше
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: