Барлык яңалыклар
Иман нуры
27 февраль 2022, 16:01

Бүген Миграҗ кичәсе

Бу кичәдә  Мөхәммәд галәйһиссәләм, күккә ашып, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның намаз  уку турында әмерләрен алып кайткан.

Бүген  Миграҗ кичәсе
Бүген Миграҗ кичәсе

Мөселманнар рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә каршы кичәдә (быел ул 27-28 февральгә туры килә) Мөхәммәд галәйһиссәләмнең  җиде кат күккә ашу вакыйгасын билгеләп үтәләр. Бу кичәдә  Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән рәсүлне Мәккәдән Бәйтел-Мәкъдискә – Иерусалимдагы Әкъса мәчетенә китерә. Мөхәммәд галәйһиссәләм анда башка пәйгамбәрләр белән намаз укый.

Аннары Аллаһы Тәгаләнең әмере килеп, Җәбраил фәрештә белән күккә менә. Күкнең һәр капусында Адәм, Яхья, Гайсә, Йосыф, Идрис, Харун, Муса һәм Ибраһим галәйһиссәләмнәр  белән очраша.

Аннан Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгалә белән очрашып сөйләшә. Аңа Җәннәт һәм Җәһәннәм күрсәтелә. Бу кичәдә  Аллаһы Тәгалә намазны фарыз итә; «Бәкара» сурәсенең ахыргы ике аяте иңдерелә; Кыямәт көнендә пәйгамбәргә өммәте өчен шәфәгать кылу бүләк ителә; ширек кылмаганнарның зур гөнаһлары гафу ителәчәк дигән хәбәр бирелә.

Башта илле вакыт намаз фарыз ителә. Рәсүлебезгә Муса галәйһиссәләм  җиңеләйтүне сорарга куша.  Пәйгамбәребез  берничә тапкыр Аллаһыга кире барып намазны җиңеләйтүне үтенә. Нәтиҗәдә, илле вакыт намаз биш вакытка калдырыла. Һәм Аллаһы Тәгалә бер изгелек өчен ун изгелек  әҗерен бирергә вәгъдә итә. Мөселман биш вакыт намазын укыса, илле вакыт намаз  әҗеренә ирешер, иншә Аллаһ.

Мигъраҗ кичәсен нәфел гыйбадәтләр кылып, догалар укып, истигъфар, зикер һәм салаватлар әйтеп үткәрергә киңәш ителә.

Дини матбугаттан.

Фото: Ainaza.

Бүген  Миграҗ кичәсе
Бүген Миграҗ кичәсе
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: