Барлык яңалыклар
Иман нуры
25 февраль 2022, 09:05

Ярдәм сорау догасы

Авыр чакларда яисә ниндидер эшне башлар алдыннан, аның хәерле булуын теләп, мөселманнар истихарә (ярдәм сорау) намазы укыйлар. Аның азагында Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорау догасы укыла.

Ярдәм сорау догасы
Ярдәм сорау догасы

Җәбир бин Абдулланың (Аллаһ аңардан риза булсын) болай дип әйткәне риваять  ителә: "Аллаһ илчесе галәйһиссәләм безгә, Коръән сүрәләрен өйрәткәндәй, барлык эшләрдә Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорауны да өйрәтә иде һәм болай дип әйтә торган иде: "Әгәр сездән бер кеше нинди дә бер эшне эшләмәкче булса, ике рәкәгать нәфел намазын укысын да болай дисен:

«Аллааһү́ммә иннии әстәхиирукә биғи́лмикә уә әстә́ҡдирукә биҡу́дратик, уә ә́сьәлүкә мин фа́дликәл-ғәҙыиим, фә и́ннәкә тә́ҡдиру уә ләә ә́ҡдир, уә тә́ғләмү уә ләә әғ́ләмү уә ә́нтә ғәлләәмүл-ғуйүүб. Аллааһү́ммә ин кү́нтә тә́ғләмү ә́ннә һәәҙәл-ә́мра (...)[1] ха́йрун лии фии диинии уә мәғәәшии уә ғәәҡибәти ә́мрии, фәҡдү́рһү лии уә йә́ссирһү лии, ҫү́ммә бәәрик лии фииһ; уә ин кү́нтә тә́ғләмү ә́ннә һәәҙәл-ә́мра (...)[2] шә́ррун лии фии диинии, уә мәғәәшии уә ғәәҡибәти ә́мрии, фа́срифһү ғә́ннии үа́срифнии ғә́нһү уә́ҡдүр лийәл-ха́йра хә́йҫү кәәнә ҫү́ммәр-дынии биһ»".

Мәгънәсе: «И Аллаһ! Миңа гыйлемең белән һәм кодрәтең белән ярдәм бирүеңне сорыйм, һәм миңа олы фазыйләт күрсәтүеңне сорыйм, чөнки Син ‒ Кодрәтлесең, ә минем көч-кодрәтем юк, Син [барлык нәрсәне] беләсең, ә мин белмим, һәм Син ‒ яшерен нәрсәне тулысынча Белүчесең. И Аллаһ! Әгәр Син бу эшне минем динемә, тереклегемә һәм эшләремнең ахырына[3] хәерле дип белсәң, аны миңа насыйп итә күр һәм, аны миңа җиңел итеп, соңыннан аны минем өчен бәрәкәтле ит! Әгәр дә Син бу эшне минем динемә, тереклегемә, эшләремнең ахырына зыянлы дип белсәң, аны миннән ерагайта күр һәм мине дә аннан ерак ит! Кайсы җирдә булса да, минем өчен яхшылыкны насыйп ит тә мине шул яхшылык белән риза итә күр!» (Бохари).

 

[1] Шушы җирдә нәрсә эшләргә җыенганыңны әйтергә мөмкин.

[2] Монда да шулай ук.

[3] Ягъни Ахирәт тормышындагы хәлемә.

Ярдәм сорау догасы
Ярдәм сорау догасы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: