Тәү карашка зыянсыз, хәтта кызык булып тоелсалар да, мондый ырым-шырымнарга ышану – зур гөнаһ, хәтта гөнаһларның иң зурысы, иманнан чыгара торганы – ширек. Ягъни ниндидер вакыйгаларның сәбәбе Аллаһы Тәгаләдән дип түгел, ә башка затлар, нәрсәләр (хайваннар, йолдызлар, әйберләр һ. б.) белән бәйле дип уйлау. Шулай ук кемдер – акчаны, кемдер – табибларны илаһ урынына күрә, кемдер сихерчеләрдән яклау көтә. Ширек кылу – ул, димәк, Аллаһы Тәгаләне Ул Үзе яраткан көчсез мәхлуклар белән бер күрү. Ә бит бу дөньяда нәрсә генә булса да, ул Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән була. Ягъни, Ул теләсә, була, теләмәсә, булмый. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте бөтен дөньяны тотып тора. Аның әмере булмыйча, бер яфрак та агачыннан өзелеп төшми. Тик Ул гына безгә сынау җибәрә һәм тик Ул гына безне бәладән коткара ала. Әгәр Ул кемгәдер нәрсәдер бирергә яисә, киресенчә, тартып алырга булды икән, бу эшне беркем дә, бернәрсә дә туктата алмас.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллааһу гәләйһи вә сәлләм) әйтте: “Кем Аллаһка янәш итеп ниндидер бүтән илаһка ялварса һәм шул хәлдә үлсә, ул Утка эләгәчәк!” (Бохари, Әхмәд хәдис җыентыкларыннан). Имам Мөслим риваять иткән башка бер хәдистә шулай диелә: “Кем Аллаһы Тәгалә хозурына Аңа тиңдәш тотмый, ягъни ширек кылмый барса, ул Җәннәткә эләгер; ә кем Аңа тиңдәш тоткан булса, Утка керер”.