Әбү Һүмәйд әс-Сәид сөйли: «Аллаһ илчесе (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) хезмәтче итеп Асд кабиләсеннән Ибн әл-Лүтбиййә дигән кешене куйды. Сәдака җыю буенча җаваплы итеп Әмир белән Ибн Гомәр тәгаенләнделәр. Эш тәмамлангач, кайтып барган чакта ул хезмәтче: «Менә бу сезнеке, ә бу минеке, миңа моны бүләк иттеләр», – дип, җыелган малны бүлә башлый.
Бу хакта ишетеп, Аллаһ илчесе (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) мөнбәргә күтәрелде дә, иң тәүдә Аллаһы Тәгаләгә шөкерләр әйткәч, азак: «Минем вәкилемә нәрсә булды? Килде дә: «Менә бу сезнеке, ә бу минеке, миңа моны бүләк иттеләр», – ди. Уйлап карасын: ә ул ата-анасы өендә тик утырса, аңа боларны бүләк итәрләр идеме ни? Кыямәт көнендә кеше хаксызга үзләштергән нәрсәләрен муенында асып йөртәчәк – мөңгерәгән дөя булсынмы ул, үкергән сыер булсынмы, йә бакырган сарык булсынмы», – диде. Шуннан соң ул кулын өскә күтәрде дә: «Йә Аллаһым! Мин аларга җиткерә алдыммы?» – дип сорады (Бохари, Мөслим, Әбү Давыт хәдис җыентыкларыннан).
***
Мөхәммәт пәйгамбәрнең (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) Киркира исемле бер кешесе бар иде, ул аңа сакчы һәм юл әйберләрен караучы булып хезмәт итте. Ул үлгәч, Аллаһ рәсүле галәйһиссәләм: «Ул утта», – диде. Сәхабәләр бу сүзләрнең сәбәбен эзли башлый һәм аның әйберләре арасында урланган бурка табып алалар.
***
Шулай ук Мөхәммәт пәйгамбәребез (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм): «Аллаһы Тәгалә чистарынмаган кешенең намазын һәм урланган мөлкәттән сәдаканы кабул итми», – диде (Мөслим, Тирмизи хәдис җыентыкларыннан).
***
Зәйд ибн Хәлид әл-Җүхәни сөйли: «Бер кеше Хәйбар походы вакытында сугыш табышының ниндидер өлешен урлаган булган. Ул үлгәннән соң, Аллаһ рәсүле (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) аңа җеназа намазы укудан баш тартты һәм: «Аллаһ юлында ул сугыш табышының бер өлешен урлады», – диде. Бу сүзләрдән соң без аның әйберләрен карап чыктык һәм анда ике дирхәмлек муенса таптык» (Әбү Давыт, ән-Нәсаи, Имам Мәлик хәдис китапларыннан).
***
Имам Әхмәд: «Без Аллаһ илчесенең (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) дәүләт мөлкәтен урлаучыдан һәм үз-үзенә кул салучыдан башка кемгәдер җеназа намазы укудан баш тартканын хәтерләмибез», – ди.
Дини матбугаттан.