Барлык яңалыклар
Иман нуры
4 февраль 2022, 11:59

Файдалы яшелчә һәм җимешләр

Пәйгамбәребез  Мөхәммәд галәйһиссәләм нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яратып ашаган?

Файдалы яшелчә һәм җимешләр
Файдалы яшелчә һәм җимешләр

Туклану кешенең иң мөһим ихтыяҗларыннан берсе булып тора, ләкин симерүдән, кызганычка каршы, соңгы вакытта халыкның ким дигәндә биштән бере интегә. Гастриттан җәфаланучылар да бихисап.  Бу авыруларның сәбәбе күп очракта  – дөрес тукланмау. Пәйгамбәребезнең нинди җиләк-җимешне яратып куллануын белү безгә дә файдалы булыр.  

Кабак

Йөрәк авырулары һәм анемия (азканлылык) вакытында кулланалар, чөнки составында  тимер һәм калий күп. Бәвел кудыру үзенчәлегенә ия. Кабак орлыклары исә бабасырларны юк итә. Шикәр авырулы кешеләргә күп куллану ярамый, чөнки кандагы шикәр күләмен арттырырга сәләтле.

Карбыз

Пәйгамбәребез яраткан тагын бер ашамлык – карбыз. Аллаһ илчесе (с.г.в.) аны финик белән ашарга яраткан Ул  канны чистарта һәм геморройны кисәтә. Аны, кабак кебек үк, бәвел кудыру өчен дә кулланалар.

Карбыз – матурлыкка ачкыч. Аңардагы A витамины тирене яхшырта, ә C витамины чәч өчен файдалы. Пәйгамбәребез: «Карбызда мең фатиха һәм мең бәрәкәт бар», – дигән.  

Финик

Бу продуктта кеше өчен кирәкле барлык микроэлементлар тупланган. Коръәндә финик һәм финик пальмалары егерме тапкыр телгә алынган.  Пәйгамбәребез (с.г.в.)  әйтә: "Финик – Оҗмах җимеше. Ул агуланганда шифалы».

Борынгы заманнарда гомер буе бары тик су һәм финик белән тукланган халык булган. Финик җимеше йөкле һәм бала имезүче аналарга бигрәк тә файдалы.

Әмма аны  күп куллану ашказаны-эчәк тракты белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Гранат (анар)

Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в) авырып киткәч, Җәбраил фәрештә аңа тәлинкәдә гранат һәм виноград (йөзем) җимешләре алып килгән.

Гали ибн әбү Талиб: «Гранат ашагыз, ул ашказанын ныгыта», – дигән. Аны тамак авыртканда,  гемоглобинны күтәрү өчен  кулланалар. Әмма эч катудан интегүчеләргә аны куллануны чикләргә кирәк.

Дини матбугаттан.

Файдалы яшелчә һәм җимешләр
Файдалы яшелчә һәм җимешләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: