2022 елда Русиядә илебез һәм бөтен мөселман дөньясы өчен зур иҗтимагый һәм мәдәни әһәмияткә ия булган вакыйга – Идел буе Болгары халыкларының ислам динен рәсми кабул итүенең – 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм чараларының Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Татарстанның Болгар шәһәрендә, шулай ук Идел буенда, Кырымда һәм Русиянең башка төбәкләрендә узуы көтелә.
Федераль чараларны гамәлгә ашыру максатыннан Казанда үткән оештыру комитеты утырышында Шәех-әл-Ислам, Югары мөфти, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа улы Таҗетдин да катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов истәлекле датаны бәйрәм итүнең 1989 елдан соң гадәткә керүен, ул вакытта Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин инициативасы белән беренче тапкыр “Изге Болгар җыены” узуын искәртте. Быел да бу чара бәйрәм программасында үзәк вакыйгаларның берсе булып тора, ул 19-21 майга планлаштырылган.
Шәех-әл-Ислам Тәлгать Сафа улы Таҗетдин бу вакыйганың 33 ел элек ай календаре буенча 1100 еллыгы билгеләнүен хәтергә төшерде һәм: “Безнең бик зур тәҗрибәбез бар: бабаларыбыз үзара хөрмәт, тынычлык һәм татулыкта яшәгән, һәм без моның белән һәрвакыт горурланабыз. Дөнья халыкларына әйтер сүзебез дә бар! Бу бөек бәйрәмне үз карары белән Ватан тарихына керткән Русия Президентына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез”, – диде.
Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә зурлап үткәрү тәкьдимен 2016 елда Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин күтәреп чыккан иде. 2017 елның 15 ноябрендә Уфада үткән “Фәхретдин укулары” IV Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә исә бу тәкъдим резолюциягә кертелде.
2020 елның 4 ноябрендә Русия Президенты Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дин эшлеклеләре белән очрашуда юбилей чараларын дәүләт дәрәҗәсендә үткәрүне хуплады. Оештыру комитеты рәисе итеп Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде. Ислам тарихына бәйле датага мондый игътибар үзе үк шуны раслый: күпмилләтле һәм күп конфессияле дәүләт булган Русия Федерациясендә мөселманнарның тарихи урыны, дин тотуга хокукы, аларга дәүләт тарафыннан игътибар һәм ихтирам бар.
Бәйрәм кысаларында күп чаралар планлаштырылган. Мәсәлән, “Изге Болгар җыены”, Мари Элда, Пермь краенда, Кострома, Омск шәһәрләрендә – мәчет, Мәскәү өлкәсендә Ислам дине үзәге ачылу, Казанда Җәмигъ мәчетен нигезләү, Түбән Новгородта Ярминкә мәчете нигезе капсуласын салу, Уфада Русия ислам университетының яңа комплексын ачу, Казанда халыкара икътисади форум, татар дин әһелләренең бөтенрусия җыелышы көтелә. Канкоеш булдырмау хакына соклангыч сабырлык үрнәге күрсәткән трагик язмышлы Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую мәсьәләсе дә көн үзәгендә. Май аенда Санкт-Петербургта юбилей билгесе астында динара диалогка багышланган дөньякүләм конференция узачак, Русия этнография музеенда зур күргәзмә ачылачак.