Барлык яңалыклар
Иман нуры
23 гыйнвар 2022, 17:25

Айгөл ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА. Тылсымлы хөрмә төше

Бу хөрмә төше гади түгел – ул тылсымлы. Күрәсеңме нинди йомры, мондый хөрмә тик Мөхәммәд пәйгамбәрнең бакчасында гына үсә. Мин аны яшь чагымда хаҗдан алып кайттым.

Айгөл ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА. Тылсымлы хөрмә төше
Айгөл ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА. Тылсымлы хөрмә төше

Өйдә зур бәйрәм. Айсылу белән Маратнын никах көне. Һәркемнең йөзендә шатлык балкый. Яңа гаилә коручыларны тәбриклиләр, матур-матур бүләкләр бирәләр, тату гомер, өлфәт мәхәббәт, бәләкәчләр телиләр. Кем юрган бүләк итә, кем мендәрләр, кем савыт-саба, кем матур чәй сервизларын. Барысының да бүләкләре матур, тормышта бик кирәкле әйберләр. Чират дәүәниләре Рәшидәгә килеп җитте. Әби ипләп кенә кесәсеннән ниндидер борынгы, матур итеп чигелгән кулъяулык тартып чыгарды. Яшьләр һәм кунаклар исләре китеп карчыкнын кулындагы кулъяулыкка бактылар. Нәрсә әйтер икән дип тын калдылар. Дәүәни сүз башлады:

– Балалар! Сезнен бүген бик матур көнегез! Аллаһ кушкан никахыгызны укытасыз, тормыш китабыгызның яңа битен ачасыз. Бер-берегезне яратасыз – күренеп тора. Монысы әйбәт. Ләкин бәхетле тату гаилә кору өчен ул гына җитми. Сезнең кебек яшь чагымда, дәүәтиегез белән өйләнешкән көне, мине дәүәнием белән дәүәтием үз яннарына чакырып алдылар. “Балам, – диделәр, – менә без сиңа бер зур бүләк бирәбез”. Шулай дип, кулыма шушы кулъяулыкны тоттырдылар, ачып карасам – анда бәләкәй генә хөрмә төше. Хөрмә төшләре озынча була, ә бу йомры. Дәүәтием миңа: “Бу хөрмә төше гади түгел – ул тылсымлы. Күрәсеңме нинди йомры, мондый хөрмә тик Мөхәммәд пәйгамбәрнең бакчасында гына үсә. Мин аны яшь чагымда хаҗдан алып кайттым. Шул төшне янымда йөртә башладым, шулай итеп,  дәү әниең белән бик тату бергә яшәдек”, – диде ул миңа. Ничек кулланырга да өйрәтте. Мин дә дәүәтиегез белән тату яшәдем. Шул хөрмә төше бәхетемә бер сәбәпче булып торды. Хәзер, балалар, шул төшне сезгә – яшь гаиләгә бүләк итәсем килә”, – диде Рәшидә әби һәм кулъяулыкны Маратка тоттырды. Марат бүләкне ачты. Чынлап та, хөрмә төше йоп-йомры, башка хөрмәләрнен төше кебек түгел.

– Рәхмәт, дәү әни!

– Саклагыз аны, югалтмагыз! Ике буын саклап калган аны, хәзер өченче буынга күчә.

– Югалтмабыз, дәү әни. Күз карасы кебек сакларбыз!

– Дәү әни! Ә ничек кулланырга икәнлеген өйрәтмәдең бит, – диде Айсылу.

– Эйе, кулланырга өйрәтмәдем шул. Тормышта төрлечә була, балалар. Ачуланышкан чакларда берегез шушы хөрмә төшен авызына капсын. Эчтән генә “Бисмилләһ, бисмилләһ” – дип, уң яктан сул якка, сул яктан уң якка телегез белән тәгәрәтегез. Ызгышыгыз беткәч, ташны кирегә кулъяулыкка салып куйыгыз.

– Әәә... аңлашылды, – диделәр яшьләр,  – ачуланышырга тура килмәсен иде.

Шулай итеп яшьләр әлеге төшне изге бүләк итеп саклый башладылар. Бер көнне таба алмыйча, изге бүләкне югалттык дип борчылдылар. Дәү әниләре янына йөгереп килделәр. Ничек әйтергә инде шушы буыннан буынга күчеп килгән бүләкне югалттык дип, олы бәхетебезне югалттык дип. Ләкин сөйләделәр дәү әниләренә. Рәшидә әби рәхәтләнеп утырып көлде.

– И, балалар, ул хөрмә төшенең тылсымы нәрсәдә икәнлеген һаман аңламадыгызмыни?

– Юк, аңламадык, – дип аптырап киттеләр Айсылу белән Марат.

– Татулыкның сере – телне авызда тота белүдә. Ачуланышканда кеше әллә нәрсә әйтеп ташларга мөмкин, телен урынында тотмый. Ахырда әйткән сүзләре өчен үкенә. Ә хөрмә төшен авызында тәгәрәтә-тәгәрәтә теле бушамый, яман сүзләр әйтә алмай. Вә “Бисмилләһ” дип Аллаһны искә төшерә, шайтан кача. Менә шунда аның тылсымы.

Яшьләр аңладылар, бергә утырып көлделәр.

– Авылыбыздан Сафа бабай барырга җыена хаҗга. Сез анан сорагыз пәйгамбәр бакчасынан берничә хөрмә алып кайтсын дип.

 

Автор турында белешмә: Айгөл ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА – Чиләбе өлкәсендә туып үскән башкорт кызы. Уфада Русия Ислам университетын тәмамлый, кияүгә чыга, инде 6 ел Караидел районында яши. Өч кечкенә бала үстерә. Балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр яза. “Проба пера” бәйгесендә башкорт әдәбияты буенча 3нче урын яулаган.

Айгөл ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА. Тылсымлы хөрмә төше
Айгөл ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА. Тылсымлы хөрмә төше
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: