Барлык яңалыклар
Иман нуры
7 гыйнвар 2022, 12:00

Стресска ничек бирешмәскә?

Ислам – “сәлам” сүзеннән. Ул “тынычлык”, “иминлек”, “сәламәтлек” дигәнне аңлата.

Стресска ничек бирешмәскә?
Стресска ничек бирешмәскә?

Яхшы нәрсәләр турында уйларга тырышыгыз.

Авыр минутларда тормышыгызда булган бөтен яхшылыкны исегезгә төшерегез һәм моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыгыз.

Үзегезне борчыган проблемага читтәнрәк караш ташлагыз әле. Һәм уйлап карагыз: бу проблема сезнең өчен бер көннән мөһим булырмы? Бер атнадан? Бер айдан? Бер елдан?

Гафу итә белү – мөселманның көчле ягы

Ислам безне гафу итәргә һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Җәмгыять камил түгел, ә  кешеләргә ялгышу хас. Аллаһ Тәгалә шулай дигән:

"....мөэминнәр бай чакларыңда да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, гаепле кешеләр гафу сораганда гафу итәләр. Яхшылык кылучы әнә шундый мөэминнәрне Аллаһ сөядер" (Гыймран, 134).

Чисталык иман билгесе

Үзегезнең эш урыныгызга, бүлмәгезгә яисә машинагызга игътибар итегез. Анда тәртип урнаштыру сезнең халәтегезгә һичшиксез йогынты ясаячак. Үзегезнең тирәдә тәртип булдырыгыз, уңайлы мохит оештырыгыз, һәм шулчак күңелдә дә тынычлык урнашыр.

Дога – күңел юанычы

Биш тапкыр намаз – бу дөнья мәшәкатьләреннән ял итү. Намаз сезнең өчен җил-давыллар эчендә сыену урыны булсын.

Аллаһы илчесеннән (с.г.с.) : "Аллаһы Тәгалә барыннан да нәрсәне ныграк ярата?" – дип сорагач, ул: "Үз вакытында укылган намазны", – диде.

Иртәләр хәерле булсын

Иртәрәк уяныгыз, иртәнге намазны калдырмагыз, Аллаһы Тәгалә сезгә тагын бер көн тормыш насыйп иткәне өчен Аңа рәхмәт укыгыз.

Сабырлык – Оҗмах  ачкычы

Авыр хәлдә калучыларга Аллаһы Тәгалә шундый киңәш бирә:

"Авырлыкны күтәрергә чыдамлы булып вә намаз укып, Аллаһудан ярдәм сорагыз! Намазларны вакытында үтәп бару, әлбәттә, авыр йөктер, мәгәр авыр булмас, Аллаһудан курыккан һәм рәхмәтен өмет иткән тәкъва кешеләргә" (Әл-Бакара, 45).

Изге Коръән гомер юлдашыгыз булсын

Коръән уку һәм тыңлау сезнең акылыгызны һәм йөрәгегезне йомшартыр. Коръән белән элемтә – Аллаһы Тәгалә белән элемтә ул.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) беркөнне шәкертләренә: "Йөрәк, тимер кебек үк, тутык белән каплана", – дигән. Алар аңардан: "Йөрәкне тутыктан чистартып буламы соң?" –  дип сораган. Моңа Мөхәммәд (с.г.с.): "Коръән уку белән генә", – дип җавап бирә.

Аллаһ белән элемтәдә торыгыз

Һәрвакыт дога кылырга тырышыгыз.  Хәдисләрдә: "Аллаһ Тәгалә Үзенең колы кулларын  күтәргәндә бернәрсәсез дә кире кайтарырга ояла", – диелә.

Пәйгамбәр (с.г.с.) сөннәте буенча туклану

Ризыкны кабул итүнең алтын кагыйдәсе – туклануда уртача булу. Ашказанының өчтән бере – ризык, өчтән бере – су, өчтән бере һава өчен булса, яхшы.  Шулай ук Аллаһы Тәгалә илчесе өчен ураза тормышының аерылгысыз өлеше булган. Ул һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне ураза тота тоткан.

Иман һәм изге гамәлләр

Коръәндә әйтелгән: "...сезнең балаларыгыз да һәм малларыгыз да сезне Безгә якын итмәс, мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешенең изге балалары һәм Аллаһ юлына биргән маллары Безгә якын кылыр, аларга кылган изге гамәлләренең әҗере ике өлеш бирелер, вә алар җәннәт бүлмәләрендә имин вә тыныч булырлар" (Сәба, 37).

Йокы әдәпләре

Йокларга ятканчы, мөселман кешесе өчәр тапкыр "Ихлас", "Фәләкъ" һәм "Нәс" сүрәләрен укый. Аннары кулларына өреп, алар белән тәнен сыпырып чыга. Пәйгамбәребез (с.г.с.) нәкъ шулай эшләгән.

Йоклар алдыннан шулай ук тешләрне чистартырга һәм тәһарәт алырга кирәк. Уң як кабыргага ятып, тезләрне бераз бөгеп йоклау хуплана.

Ышанычлы дуслар табыгыз

Ышанычлы һәм гадел кешеләр белән дус булыгыз.

Саф һава

Саф һавада күбрәк булырга тырышыгыз. Бу  сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгыта, ә кояш яктысы D витаминын эшләп чыгаруга ярдәм итәчәк.

Стресска ничек бирешмәскә?
Стресска ничек бирешмәскә?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: