Барлык яңалыклар
Иман нуры
24 декабрь 2021, 12:58

Киметеп үлчәү уен эшме?

Кайчак сатучылар күрәләтә хәрәмләшә. Үзләренә файда эшлибез, дип уйлаптыр, бәлки. Чынында, киметеп үлчәү – Коръәндә кисәтелгән гөнаһларның берсе. Фотода: Мәскәү Җәмигъ мәчете күренеше.

Киметеп үлчәү уен эшме?
Киметеп үлчәү уен эшме?

"Шүгәрау" ("Шагыйрьләр") сүрәсендә бу хакта болай диелә: 

177. Шөґәеб пәйгамбәр аларга әйтте: “Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңардан башкага гыйбадәт кыласыз.

178. Мин сезгә хак пәйгамбәрмен, миннән зарар хыянәт күрүдән иминсез.

179. Аллаһудан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз вә минем әмерләремә итагать итегез!

180. Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһу хозурындадыр.

181. Алыш-биреш эшләрендә нәрсәгезне үлчәгәндә яхшылап үлчәп бетерегез, кеше зарарына ким үлчәүчеләрдән булмагыз.

182. Үлчәгәндә тигез, дөрес үлчәүләр белән үлчәгез.

183. Үлчәгәндә хыянәт итеп кеше хакына кермәгез, вә фәсәд, золым эшләрен кылмагыз, явызлыкны җир өстенә таратмагыз.

184. Сезне вә сездән әүвәлгеләрне халык кылучы Аллаһудан куркыгыз!

Ногмани тәфсиреннән.

 

Киметеп үлчәү уен эшме?
Киметеп үлчәү уен эшме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: