Әбү Һүрайра (Аллаһ аннан риза булсын) тапшыруынча, бер кеше пәйгамбәрдән (галәйһиссәләм): «Киңәш бир!» – дип сораган. Пәйгамбәр (галәйһиссәләм): «Ачуланма!» – дигән. Шуннан соң теге кеше үтенечен берничә тапкыр кабатлаган. Ләкин пәйгамбәр һаман: «Ачуланма!» – дип җавап кайтарган (Бохари хәдисләр җыентыгыннан).
Бу кеше Әбү Дәрдә булган дип риваять кылына. Әбү Дәрдә әйткән: «Бервакыт мин: «И Аллаһ рәсүле, миңа җәннәткә керергә ярдәм итәчәк эшне күрсәт», – дидем. Ул: «Ачуланма, һәм җәннәтле булырсың», – дип җавап бирде» (Табәрани хәдисләр җыентыгыннан).
Шулай ук, бу кеше Җәрия ибн Кудәмә булган дип тә риваять итәләр. Ул әйткән: «Бервакыт мин пәйгамбәргә: «И Аллаһ рәсүле, миңа мин аңларлык кыска нәрсә әйт», – дидем. Ул: «Ачуланма!» – дип җавап бирде. Шуннан соң, мин үтенечемне берничә тапкыр кабатладым. Ләкин ул һаман: «Ачуланма!» – диде».
Фото: Pixabay.