Барлык яңалыклар
Иман нуры
3 декабрь 2021, 12:29

Аллаһ Үзе сакласын!

Кем яшь һəм көчле чагында Аллаһка тугрылыкны саклый, шуны Аллаһ картлыкта һəм көчсезлектə саклар, аның күрү һəм ишетү сəлəтенең, аек акылының югалуына юл куймас.

Аллаһ Үзе сакласын!
Аллаһ Үзе сакласын!

Коръəндə шулай диелə: “Аллаһның кешелəргə ачкан мəрхəмəтен (ризык,
яңгыр, саулык, гыйлем...) һичкем тотып кала алмас. Ə инде Ул тотып калган
нəрсəлəрне Аңардан соң җибəрүче булмас (Аллаһ бирмəгəнне беркем дə бирə
алмас). Ул – Кодрəтле, Хикмəтле”.
Əгəр Аллаһ Үз колын сакласа, колның йөрəге канəгатьлек тойгысы кичерə,
җаны тынычлык таба һəм бу дөньяда да, Ахирəттə дə бəхеткə ирешə. Чөнки
Аллаһы Тəгалə: “Кем Аллаһка иман китерə, шуның йөрəген Ул туры юлга
күндерер”, – дигəн. Аллаһ, ул кешегə ныклы инанганлык биреп, аның йөрəген
туры юлга күндерер. Шул чакта кеше үз язмышына төшкəн бар сынауларның
аны урап үтə алмаганлыгына, ə аны урап үткəн нəрсəлəрнең берничек тə аның
белəн була алмаганлыгына төшенер.
Əгəр Аллаһ Үз колын сакласа, Ул аның тəне, балалары һəм мал-мөлкəте
хакында хəстəрлек күрə. Əгəр ата кеше тəкъвалы булса, аның вафатыннан соң
да Аллаһ аның нəселен саклар һəм аның хакында хəстəрлек күрер. Кешенең
тəкъвалыгыннан чыккан бəрəкəт белəн файда аның балаларына бу дөньяда
да, Ахирəттə дə тарала.
Кем яшь һəм көчле чагында Аллаһка тугрылыкны саклый, шуны Аллаһ
картлыкта һəм көчсезлектə саклар, аның күрү һəм ишетү сəлəтенең, аек
акылының югалуына юл куймас. Кайбер галимнəр шулай дигəн: “Без яшь чакта
кулларыбызны, аякларыбызны һəм башка тəн əгъзаларыбызны гөнаһлардан
сакладык. Шул сəбəпле, Аллаһ рəхмəте белəн, без картайганда да алар
сəламəт иде”.
“Барлык кирəклəрегезне Аллаһы Тəгалəнең Үзеннəн тугры сорагыз, дога
кылыр өчен белмəгəн теллəрдə булган догаларны укымыйча, ихлас күңелегез
белəн, белгəн телегез белəн сорагыз вə Аллаһы Тəгалə белəн ике арага үлек
вə тереклəрдəн һичкемне арадашчы итеп куймагыз вə нəзер əйтмəгез...”
Ризаитдин ФƏХРЕТДИН.

Фото: Pixabay.

Аллаһ Үзе сакласын!
Аллаһ Үзе сакласын!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: