Барлык яңалыклар
Иман нуры
26 ноябрь 2021, 11:08

Ата-ана хакы бик зур

Аллаһ рәсүле (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) җиде үлемечле гөнаһны санаган вакытта әти-әнине тыңламауны да телгә алып үткән (Бохари хәдисләр җыентыгыннан).

Ата-ана хакы бик зур
Ата-ана хакы бик зур

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Раббың сезгә Аннан башка һичкемгә гыйбадәт кылмаска һәм әти-әниләргә изгелек күрсәтергә боерды. Әгәр синең каршыңда әти-әниләреңнең берәрсе яки икесе дә картайса, аларга “Уф!” – дип тә әйтмә, аларга кычкырма. Аларга матур сүзләр белән эндәш. Алар алдында мәрхәмәт белән түбәнчелек канатын җәй һәм: “Раббым! Алар кечкенә чагымда мине ничек тәрбияләгән кебек, син аларга рәхмәт кыл!” – дип дога кыл” (“Төндә күчерү” сүрәсе, 17:23-24).

Тагы да: “Без кешеләргә әти-әнигә изгелекле булуларын васыять иттек. Әгәр алар син танымаган, белмәгән башка бернәрсәне Миңа тиңдәш итеп тотарга кушсалар, аларга итагать итмә. Сез барыгыз да Минең янга кайтарылачаксыз. Шул чакта Мин сез кылганнар турында хәбәр итәрмен” (“Үрмәкүч” сүрәсе, 29:8).

Аллаһ рәсүле (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) җиде үлемечле гөнаһны санаган вакытта әти-әнине тыңламауны да телгә алып үткән (Бохари хәдисләр җыентыгыннан).

Аллаһ рәсүле (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тагы да болай дигән: “Аллаһның рәхмәте әтиеңнең рәхмәтендә булыр, ә Аның ачуы – әтиеңнең ачуында” (Тирмизи, Хәким хәдис җыентыкларыннан).

Абдуллаһ ибн Гомәр (Аллаһ аннан риза булсын) сөйли: “Беркөнне Аллаһ илчесенә (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) бер кеше шундый сорау белән килгән: “Йә рәсүлүллаһ! Нинди гөнаһлар иң олысы?” “Аллаһка тиңдәш тоту”, – дип җавап бирде Аллаһ илчесе. “Аннан соң?” – дип сорады теге кеше. “Әти-әнине тыңламау”. “Ә аннан соң?” “Ялган ант бирү” – дип җавап бирде Аллаһ илчесе (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм).

Кагъб әйтә: “Аллаһ белән ант итәм! Әгәр кеше әти-әнисенә каршы барса, Аллаһы Тәгалә аны юк итәргә һәм җәзаларга ашыга. Ә әти-әнисе белән яхшы мөгамаләдә булган кешенең Аллаһы Тәгалә гомерен озынайта һәм изге эшләрен арттыра”.

Фото: Pixabay.

 

Ата-ана хакы бик зур
Ата-ана хакы бик зур
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: