Барлык яңалыклар
Иман нуры
19 ноябрь 2021, 12:34

Безне кемнәр күзәтә?

Фәрештәләр адәм балаларының яхшы һәм начар эшләрен теркәп бара. Бер явызлыгы өчен бер явызлык язылса, бер изгелек кылганы өчен ун изгелек языла бара. 

Безне кемнәр күзәтә?
Безне кемнәр күзәтә?

“Хактыр, сезнең яныгызда күзәтүчеләр (фәрештәләр) бар. Алар (Аллаһ каршысында) кадерле һәм (кушылганны) язып бара. Сезнең эшләрегез турында алар белә”, – ди Аллаһы Тәгалә (Коръән, “Ярылу” сүрәсе, 10-12).  Аллаһ һәрбер кешегә аның сүзләрен һәм гамәлләрен теркәп баручы ике фәрештәне беркетеп куйган:

“(Кешенең) уң һәм сул ягыннан ике кабул итүче (ике фәрештә) утыра һәм кабул итә (ягъни кешенең сүзләрен һәм гамәлләрен язып бара). Ул сүз дә әйтеп өлгерми, аның янында – әзер күзәтүче” (Коръән, “Каф” сүрәсе, 50:17-18).

Бу фәрештәләр һәрвакыт әзер тора һәм ычкынган бер сүзне дә үткәреп җибәрми. Аятьтән күренүенчә, фәрештәләр һәрбер сүзне һәм эшләрне язып бара, һәм Кыямәт көнендә кеше үзенең гамәл дәфтәрендә бөтен кылынган эшләрен күрер. Ә гөнаһлылар әйтер:

“Кайгы безгә! Бу нинди китап ул! Анда (гөнаһларның) кечесе дә, олысы да хисапланмыйча калдырылмаган” (Коръән, “Мәгарә” сүрәсе, 49).

Ибн Кәсир бу аятьне шушылай тәфсирләгән: “Кешенең бөтен изге һәм явыз сүзләре, хәтта “мин ашадым”, “мин эчтем”, “мин бардым”, “мин килдем”, “мин күрдем” кебек сүзләре дә языла. Һәм һәр атнакич (пәнҗешәмбе) көнне аның сүзләре һәм гамәлләре Аллаһка күрсәтелә, шуннан изге һәм явыз гамәлләре генә калдырыла, ә калганнары алып ташлана”.

Аллаһ рәсүле (с.г.в.) болай дигән: “Әгәр мөселман кеше гөнаһ кылса, сул яктагы фәрештә алты сәгать дәвамында каләмен төшерми (ягъни кылынган гөнаһны язудан тыелып тора). Ул тәүбәгә килеп, Аллаһтан ярлыкау сораса, фәрештә гөнаһны алып ташлый, әгәр тәүбә китермәсә, аның гамәле бер гөнаһ кебек языла” (дөрес хәдис).

Шулай ук, бу фәрештәләр кешенең берәр гамәл кылырга ниятләнгәнен дә белә. Аллаһ рәсүле (с.г.в.) моның турыда болай дигән:  “Кодрәтле һәм Бөек Аллаһ: “Әгәр минем колым явыз гамәл кылырга ниятләнсә, аны язмый торыгыз, – ди. – Ләкин аны тормышка ашырса, аңа бер явызлык языгыз. Әгәр ул изге гамәл эшләргә ниятләп, аны үтәмәсә дә, аңа бер изгелек языгыз, ләкин аны тормышка ашырса, аңа моның өчен ун изгелек языгыз”” (Мөслим җыентыгыннан).

Безне кемнәр күзәтә?
Безне кемнәр күзәтә?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: