Коръән Кәримнең "Шура" ("Киңәш") сүрәсендә бу сорауга кагылышлы шундый аятьләр бар:
- Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп ярдәм итеп, ул җәберләнгән мөэмин кардәшләрен коткарырлар.
- Явызлык белән золым итүчегә җәза бирелә үзе золым иткән хәтле генә, әгәр мәзълум (кыерсытылган) кеше залимне гафу итсә һәм араларын ислах кылса, бу эшнең әҗере Аллаһ хозурында сакланыр, әмма Аллаһ хаксыз золым итүчеләрне сөймидер.
- Бер мәзълум хаксыз золым итүчедән арттырмыйча үч алса, аңа гөнаһ юк һәм аңардан үч алу да юктыр.
- Кешеләргә золым итеп җир өстендә хаксыз явызлык кылучы залимнәргә җәза бирергә шәригатьтә юл бардыр, ул залимнәргә ахирәттә рәнҗетүче газаб булыр.
- Әмма берәү хаксыз золымга сабыр итсә, һәм залимне гафу да итсә, бу эш, ягъни үч алмыйча сабыр итү һәм Аллаһ ризасы өчен гафу итү, бик зур сәваблы вә бик зур файдалы эштер.
- Аллаһ берәүне явызлыгы өчен хактан адаштырса, шуннан соң аны туры юлга күндерүче булмас. Ахирәттә галимнәрне күрсәң, алар газабны күргәч, безгә дөньяга кайтырга юл бар микән, изге гамәлләр кылыр идек, диярләр.
- Күрерсең аларны, аларга килгән хурлык вә хакарәт сәбәпле кечерәйгәннәре хәлдә утка салынырлар, алар утка карарлар күзләренең очы илә генә. Газабтан котылучы мөэминнәр әйтерләр: "Хәсрәтле кешеләр әнә шулардыр, бозык эшләр кылып, имансыз динсез булып ахирәттә үзләрен һәм өй әһелләрен газабка салдылар, әгаһ булыгыз, әлбәттә, залимнәр даим газабталардыр.
- Ул көндә аларга газабтан коткаручы ярдәм бирүче дуслар булмас Аллаһудан башка. Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, ул кешегә дөньяда хак дингә керергә, ахирәттә җәннәткә керергә юл булмас.
- Ий кешеләр, кыямәт көне килмәс борын Раббыгызның әмерләрен кабул итегез, ягъни Ул тыйган эшләрдән тыелыгыз, вә Ул кушкан эшләрне эшләгез! Кыямәт көне килсә, аны Аллаһудан башка зат кире җибәрә алмас Ул көндә качып котылырга сезгә бер урын табылмас, вә кылган гөнаһларыгызны да бу гөнаһлар түгел, дия алмассыз.
(Ногмани тәфсире.)
Фото: Д. Сөләйманова.