Барлык яңалыклар
Иман нуры
5 ноябрь 2021, 10:58

Олы бәхетле кеше кем ул?

Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, нишләргә?

Олы бәхетле кеше кем ул?
Олы бәхетле кеше кем ул?

Коръәннең "Фүссиләт" ("Аңлатылды") сүрәсендә бу хакта болай диелә:

  1. Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкка файда һәм сәваб бар, явызлыкка зарар һәм газаб бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык илә кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына карты һәрвакыт изгелек ит, соңра ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз.
  2. Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабырлы мөэминнәр генә эшли алырлар, вә явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олугъ бәхетле кешегә генә бирелер.
  3. Әгәр явызлык итүчегә изгелек итәргә шайтан сиңа ирек бирмәсә, шайтанның шәреннән Аллаһуга сыгын, Ул сине шайтан вәсвәсәсеннән саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың. Бит Ул – Аллаһ ишетүче вә белүчедер.
Олы бәхетле кеше кем ул?
Олы бәхетле кеше кем ул?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: