Барлык яңалыклар
Иман нуры
29 октябрь 2021, 12:14

Салават әйтү саваплы

Кем Пәйгамбәребезгә (саллАллаһу галәйһи вә сәлләм) бер тапкыр гына булса да Аллаһтан бәрәкәт сорап салават әйтсә, ул кешегә Аллаһ моннан ун тапкырга күбрәк бәрәкәтен җибәрер...

Салават әйтү саваплы
Салават әйтү саваплы

Кешеләрне дингә, әдәп-әхлакка өндәү, изгелеккә чакыру һәм явызлыктан тыю ‒ Аллаһның сөюенә ирешүнең мөһим бер шарты. Бу җәһәттән Аллаһның иң сөекле бәндәсе ‒ Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г. в.). Безне хак юлга күндерер өчен Аллаһ Тәгалә Үз рәсүлен (с. г. в.)  җибәргән.

Кем Пәйгамбәребезгә (саллАллаһу галәйһи вә сәлләм) бер тапкыр гына булса да Аллаһтан бәрәкәт сорап салават әйтсә, ул кешегә Аллаһ моннан ун тапкырга күбрәк бәрәкәтен җибәрер, аның ун начар гамәле җуелыр, һәм ул үзенең дәрәҗәләрендә ун баскычка югарыракка күтәрелер.

Биш минут эчендә Пәйгамбәребезгә  (с.г.в.) йөз тапкыр салават һәм сәлам әйтергә мөмкин: “Алла́һүммә салли үә сәллим галә́ нәбиййинә́ Мүхәммәд”. “Аллаһым, Пәйгамбәребез Мөхәммәткә салават һәм сәламнәр булсын”. Аллаһ рәсүле  (с.г.в.) : “Кем миңа бер тапкыр салават әйтә, шуңа Аллаһ ун тапкыр салават төшерер”, – дигән (Мөслим һәм Әхмәтнең хәдис җыентыкларыннан). Ягъни, Аллаһ андый кешегә мәрхәмәт күрсәтер һәм аның әҗерен арттырыр. Димәк, биш минут эчендә мөэмин мөселман Аллаһның бер мең (!) салаватына ирешә ала.

Салават әйтү саваплы
Салават әйтү саваплы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: