Ислам күзлегеннән караганда, нинди никах ныграк – әти-әниләр димләп оештырганымы, әллә парларның бер-берсен яратып йөрүе сәбәпле кавышканымы?
Никах ныклыгы аның алдыннан килгән тарих-хәлләрнең ничек булуына бәйле. Әгәр дә ир кешенең дә, хатын-кызның да мәхәббәте Аллаһ куйган чикләрдән чыкмаган, гөнаһларга китермәгән булса, ярату сәбәпле никах ныграк булырга тиеш, чөнки бу очракта ике як та ул никахны бөтен булмышы белән тели, ике йөрәк бергә булырга зур көч белән омтыла. Аннан бигрәк, әгәр дә ир кешенең аңа өйләнергә яраган хатын-кызга күңеле төшкән икән һәм ул тойгылар хатын-кызда да бар икән, гашыйк булган бу икәү өчен бердәнбер юл – никах. «Бер-берсен яратучылар өчен никахтан да яхшырагы юк, дип исәплибез», – дип әйткән Пәйгамбәр галәйһиссәләм (Ибн Мәҗәһ җыентыгыннан, сәхих хәдис).
Әмма әгәр никах хәрам мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе икән (мәсәлән, егет белән кыз никахтан алда шаһитларсыз очрашып-аралашып йөрсә, икәүдән-икәү ялгыз калыр булса һәм бүтән тыелган гамәлләр кылса), андый никахның ныклы булуы шикле. Сәбәбе – бу икәүнең гамәлләре Шәригатькә туры килмәде һәм алар үз гаиләләрен бәрәкәтне киметүче, Аллаһ ярдәменнән мәхрүм итүче начарлыклар нигезендә корды. Ә бит гөнаһ – Аллаһ бәрәкәтенең кимүенә илтүче төп сәбәп!
Бүген кайберәүләр исәпләвенчә, имеш, никахка кадәр тыелган гамәлләр кылу (мәсәлән, бер түшәктә йоклаулары) азак гаилә тормышының ныклы булуына китерәчәк. Янәсе, парлар шулай бер-берсе белән ныклап таныша, бер-берсенә туры килү-килмәвен ачыклый һәм башкасы. Юк шул, киресенчә.
Беренчедән, Аллаһка карышып, гөнаһ өстенә гөнаһ кылып йөргәннән соң (ә бит зина (урысча – прелюбодеяние, блуд) – иң олы, үлемечле гөнаһларның берсе!), ничек итеп азак Аллаһтан гаилә бәрәкәте, бәхет өмет итәргә мөмкин? (Әмма, әлбәттә, үз гөнаһларын танымаучыларга һәм үкенүчеләргә әле тере чакларында тәүбә ишекләре ачык).
Икенчедән, бу мәсьәләгә дөньяви яктан караганда да, никахка кадәрге шул хәрам мөнәсәбәтләре сәбәпле ирле-хатынлы соңыннан бер-берсендә шикләнә башларга да мөмкин. Әйтик, ирләр еш кына: «Никахка кадәр ул минем белән үзен шулай иркен тоткач, никахта чакта бүтән ирләр белән дә шулай кыланмас димә», – дип пошына. Хатын да үз иренең «сулга» йөрер-йөрмәсенә бер нинди дә гарантия бирә алмый.
Әти-әниләр килешүе белән корылган никахларга килгәндә, әгәр дә егет кешегә ул ошатырдай, яратырдай диндар, матур хатын-кызны сайлыйлар икән, мондый никах уңышлы һәм ныклы булырга тиеш, иншәә Аллаһ. Шуның өчен дә бит Пәйгамбәребез галәйһиссәләм өйләнергә теләүче бер кешегә иң тәүдә булачак кәләшен барып күреп килергә киңәш итеп: «Барып күр, чөнки бу сезнең арагыздагы мәхәбәтне ныгытачак», – дигән (әт-Тирмизи, ән-Нәсәи җыентыкларыннан, хәсән хәдис). Ягъни, әти-әниләре (йә бүтән берәр кем) ярәштергән хәлдә дә, парларның никахтан алда иң тәүдә бер-берсен күрүе, бер-берсен ошатуы бик мөһим.
Әмма әгәр әти-әни баласына иш сайлап та – начар булсынмы ул, яхшымы – ә егет йә кыз риза булмаса, ул чакта андый никах уңышсызлыкка дучар булачак. Сәбәбе – бер якның кызыксынуы булмаган никах, гадәттә, ныклы булмый.
Аллаһ яхшырак белә.
Дини чыганаклардан.
Фото: Pixabay.