Барлык яңалыклар
Иман нуры
8 октябрь 2021, 09:49

Авырганда ничек дога кылырга?

Аллаһыдан шифа сорап, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм шушы доганы укый торган булган...

Авырганда ничек дога кылырга?
Авырганда ничек дога кылырга?

Көз җитү белән авырулар күбәя. Ковид зәхмәте дә чигенергә уйламый, бик мәкерле: күрер күзгә көчле сәламәт кешеләрне аяктан ега. Хәтта ки табиб килгән авыруларны кабул итеп өлгерми, хастаханәләрдә озын чиратлар хасил була. 

Ислам галимнәре авыруларның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, дип өйрәтә. Бер сәбәбе – гөнаһларга бату һәм шуның аркасында сынау булып килү. Кайбер чирләрне адәм баласы үзе чакырып китерә, ягъни дөрес тукланмый, аз хәрәкәтләнә, хәмер эчә һәм башкалар.

Әмма һәр авыруга дәва бар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бер хәдисендә әйтеп калдырган: “Аллаһ нинди генә чир (авыру) бирмәсен, Ул аның савыктыру (дәвалау) чарасын да бирә” (Бохари, 5678).

Ягъни төшенкелеккә бирелмәскә, дәвалану юлларын эзләргә кирәк. Дәвалауның иң мөһим бер шарты  – шифаның  бары тик бер Аллаһы Тәгаләдән килүенә ныклы ышану.

Гадәттә, авырулар шифаны табиблардан, дарулардан көтә, шифаны алар бирә, дип уйлый. Әмма  дару эчү – ул сәбәп кылу гына. Сәламәтләнүне исә Аллаһ Тәгалә бирә. Шуңа да безгә, иң тәүдә   Аллаһыга тәвәккәлләп, терелүне Раббыбыздан сорарга кирәк.

Коръәндә әйтелгәнчә: “Әгәр авырсам, Ул миңа сәламәтлек бирә” (“Шөгарә” сүрәсе, 80нче аять).

Дәваханәгә барганда: “И Раббым, юлларымны хәерле итсәң иде, ихлас табибка туры китерсәң иде, дарулары миңа килешеп китсә иде”, – дип, Аллаһыдан үзебезгә сәламәтлек сорасак, хәерлерәк булыр.

Аллаһыдан шифа сорап, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шушы доганы укый торган булган: “Аллаһүммә Раббән-нәс, әзһибил-бәэс, үәшфи әнтәш-Шәәфи, лә шифә-ә иллә шифә-үк, шифә-ән лә йүгадиру сәкамә”. Мәгънәсе: «Йә, Аллаһ! Кешеләрнең Раббысы! Бу чирне ерагайт (бетер) һәм шифаландыр! Син – Шифаландыручы, Синең шифаңнан башка шифа юк. Чир калмаслык итеп шифаландыр!» (Бохари, 5750).

 

Интернет чыганаклардан.

Авырганда ничек дога кылырга?
Авырганда ничек дога кылырга?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: