Берәр җыелышны калдырганда буш сүзләр өчен гафу үтенү догасы әйтү.
Буш сүз күп сөйләнгән берәр җыелышны калдырып китәр алдыннан: “Сүбхәәнәкә Аллааһүммә үә бихә́мдик, ә́шһәдү әлләә иләәһә илләә Әнт, әстә́гъфирукә үә әтүүбү иләйк”, ‒ дип әйткән кешенең шунда катнашканы өчен гөнаһы гафу ителәчәк, ди.
Мәгънәсе: “И Аллаһ, Син (бар кимчелекләрдән) пакь, һәм Сиңа ‒ мактау! Синнән башка илаһ юк, дип шаһитлык кылам, Синең ярлыкавыңны сорыйм һәм Сиңа тәүбә итәм”.
Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават әйтү.
Аллаһ рәсүленә (с.г.в.) бер тапкыр гына булса да салават әйткән кешене Аллаһ ун тапкыр салаватлаячак, бу кешенең ун начар гамәле җуелачак һәм ул үз дәрәҗәсендә ун баскычка югарырак күтәреләчәк. Хәдиснең бер версиясендә: “Аның гамәл дәфтәренә ун яхшы эш язылачак”, ‒ дигән өстәмә дә бар.
Фазыйләтле салаватның берсе – «Әллаһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәлә әәли Мүхәммәдин үә сәллим» дию. Бу салаватларны әйткәндә, «салли» сүзендә басымны «а» авазына куярга кирәк!
Пәйгамбәребез салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм исемен ялгыз «Мөхәммәд» дип кенә, ягъни «Пәйгамбәребез Мөхәммәд», «Расүлебез Мөхәммәд» дип әйтмичә сөйләшү, Расүлебезнең салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм абруена карата илаһи әмерне үтәмәү була.
Коръән уку.
Тәүлек дәвамында илле аять укып чыккан кеше ваемсызлар рәтенә язылмаячак, йөз аять укыган кеше Аллаһның итагатьле һәм тырыш коллары исәбенә кертеләчәк, ике йөз аять укып чыккан кешегә Кыямәт көнендә Коръән үзе шәфәгатьче булачак, биш йөз аять укып чыккан кешегә бер кантар* чаклы әҗер язылачак, ди. Теге яки бу сүрәне яки аятьне укуның да фазыйләтләре бар. Мәсәлән, “Ихлас” сүрәсен ун тапкыр укып чыккан кешегә Аллаһ Җәннәттә йорт төзеп куячак, диелә. Коръән укуның безгә мәгълүм булган һәм булмаган бүтән бихисап фазыйләтләре дә бар.
“Мәгарә” сүрәсенең аятьләрен ятлау.
“Мәгарә” (“Әл-Кәһф”) сүрәсенең тәүге ун аятен ятлап алган кеше Дәҗҗал (Антихрист) фетнәсеннән саклаулы булыр, диелә.
*Кантар – (русча) глыба.