Барлык яңалыклар
Иман нуры
24 сентябрь 2021, 09:18

Болар өчен зур әҗер әзерләнгән

Көн саен, таң ату белән, һәрбер кеше үз тәнендәге буыннары санынча сәдака бирергә тиеш. Һәрбер “Сүбхәәнәллааһ” дигән сүз – сәдака, “Әлхә́мдү лилләәһ” дип әйтү – сәдака, “Ләә иләәһә илләллааһ” кәлимәсе – сәдака, “Аллааһү ә́кбәр” дип әйтү – сәдака, яхшылыкка өндәү – сәдака, явызлыкны туктату – сәдака.  Тагын нинди сүзләр һәм гамәлләр өчен Аллаһ Тәгаләдән әҗер-саваплар вәгъдә ителгән?

Болар өчен зур әҗер әзерләнгән
Болар өчен зур әҗер әзерләнгән

Түбәндә тупланган сүзләр һәм гамәлләр  дөрес, ышанычлы хәдисләрдән алынган. Алар өчен олы әҗер, төрле фазыйләтләр, дәрәҗәләр вәгъдә ителгән.

 

“Ләә иләәһә илләллааһ, үәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мү́лкү үә ләһүл-хә́мдү үә һүә галәә кү́лли шә́йьин кадиир”, ‒ дип әйтү.

Мәгънәсе: “Аллаһтан башка илаһ юк, Ул ‒ Берәү, Аның тиңдәшләре юк, хакимлек – Аныкы, һәм бөтен мактаулар – Аңа, Ул һәрнәрсәгә кодрәтле!”

Шушы сүзләрне көненә йөз тапкыр әйткән кешегә йөз колны иреккә җибәргән кебек савап язылачак һәм, тагы да йөз яхшы гамәл язылып, йөз гөнаһы җуелачак. Шушы сүзләр аны кичкә кадәр шайтаннан саклап торачак, берәү дә моннан яхшырак гамәл эшли алмаячак. Бу сүзләрне күбрәк әйтүче генә аны уздыра алачак.

 

“Сүбхәәнәллааһи вә бихә́мдиһ!” ‒ дип әйтү.

Мәгънәсе: “Аллаһ (бар кимчелекләрдән) пакь, һәм Аңа ‒ мактау!”

Иртән һәм кичен шушы сүзләрне йөз тапкыр әйткән кешенең бөтен вак гөнаһлары, язык эшләре, хаталары җуелачак, алар хәтта диңгез күбеге кебек күп булса да.  Шушыннан да күбрәген эшләүчене исәпкә алмаганда, Хөкем көнендә беркем дә моннан яхшырак гамәл белән килмәячәк, ди.

 

“Сүбхәәнәллааһи үә бихә́мдиһ, сүбхәәнәллааһил-газыйим!” ‒ дип әйтү.

Мәгънәсе: “Аллаһ (бар кимчелекләрдән) пакь, һәм Аңа ‒ мактау, Бөек Аллаһ (бар кимчелекләрдән) пакь!”

Бу сүзләр – Аллаһ Тәгалә сөйгән ике кәлимә. Алар әйтүгә җиңел, әмма Кыямәт көненең Үлчәвендә авыр тартачак, диелә хәдистә.

 

“Сүбхәәнәллааһил-газыйим, үә бихә́мдиһ!” ‒ дип әйтү.

Мәгънәсе: “Бөек Аллаһ (бар кимчелекләрдән) пакь, һәм Аңа ‒ мактау!”

Бу сүзләрне бер кат әйткән кеше өчен Җәннәттә бер агач утыртылачак, ди.

 

“Ләә хә́үлә үә ләә ку́үүәтә илләә билләәһ”, ‒ дип әйтү.

Мәгънәсе: “Аллаһтан башка беркем дә көч-куәткә ия түгел”.

Бу сүзләр – Оҗмах хәзинәләренең берсе.

 

Оҗмахны теләп һәм Уттан котылуны сорап, дога кылу.

Кем өч тапкыр Аллаһтан Оҗмах сорый, Оҗмах үзе дә Аллаһтан ул кеше өчен шуны сорар, ди. Кем өч тапкыр Аллаһтан Тәмуг утыннан яклау сорый, Тәмуг үзе дә Аллаһтан ул кешене Уттан яклавын сорар, ди.

 

Фото: Pixabay.

Болар өчен зур әҗер әзерләнгән
Болар өчен зур әҗер әзерләнгән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: