Пәйгамбәр (галәйһиссәләм) әйткән: «Аллаһны истә тот һәм син аны үз алдыңда күрәчәксең». Ягъни, кайда гына булсаң да, син аның ярдәмен тоячаксың. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Чынлап та, Аллаһ тәкъвалылар һәм изгелек кылучылар белән!» (Коръән, «Бал корты» сүрәсе, 16:128).
Катәдә болай дигән: «Аллаһ Үзеннән куркучы белән булачак. Ә янында Аллаһ булган кеше җиңелмәс фиркадә булачак. Аның белән йокламаучы сакчы һәм беркемне дә юлдан яздырмаучы юл күрсәтүче булачак». Әмма Аллаһның ярдәменең зарури шарты – аның боерыкларын үтәү һәм Ул тыйганнардан тыелу. Шуны үтәүчегә Аллаһ ярдәм итәчәк. Үзенә итагатьсезлек күрсәтүчене ярдәмсез калдырачак һәм түбәнлеккә төшерәчәк
Аллаһы Тәгалә әйткән: «И сез, иман китергән кешеләр! Әгәр Аллаһка ярдәм итсәгез, Ул да сезгә ярдәм итәр һәм сезнең аякларыгызны ныгытыр» (Коръән, «Мөхәммәт» сүрәсе, 47:7).
Ул тагын да болай дип әйткән: «Әгәр Аллаһ ярдәм бирсә, сезне җиңүче булмас; әгәр Ул ташласа, Аннан соң сезгә кем ярдәм бирер?..» (Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:160).