Барлык яңалыклар
Иман нуры
27 август 2021, 10:10

Мөселманның бәхете

“Бу дөньяда мөселманны гадел күрше, иркен йорт һәм менәр ат бәхетле итә”, – диелә хәдисләрдә. Күршең яхшы булу – зур бәхет ул.

Мөселманның бәхете
Мөселманның бәхете

Үз диненең кануннарын хөрмәт итүче мөселман үзенең күршеләре белән яхшы мөгамәләдә була, аларга игелекләр кыла һәм авыр вакытларында ярдәм итә. Ул ислам диненең үгет-нәсыйхәтләрендә һәм күрсәтмәләрендә күршеләргә карата булган мөнәсәбәтләрнең иң югары урында булуын исендә тота. Аллаһы Тәгалә Үзенең изге Китабында күршеләргә игелекле булырга кушкан: “Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичбер нәрсәне тиңдәш тотмагыз, ә әти-әниләргә, якыннарга, ятимнәргә, ярлыларга, туган булган күршеләргә, туган булмаган күршеләргә, дусларыгызга, юлчыларга һәм кулыгыз астында булганнарга изгелек кылыгыз!” (Коръән, “Хатыннар” сүрәсе, 4:36).

Пәйгамбәребез (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) үзенең күп кенә хәдисләрендә күршеләргә мәрхәмәтле булырга куша. Ул мөселманмы, түгелме, туганмы, юкмы, барыбер синең аңа карата булган мөнәсәбәтең ислам дине кушканча күркәм булырга тиеш.

“Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә ышанган кеше күршесенә яхшылык эшләсен”, – диелгән ышанычлы хәдисләрдә. Йөрәге һәм акылы Ислам белән яктыртылган хак мөселман үз күршесенә карата киң күңелле, эчкерсез була, аның хакында кайгырта һәм аның белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә була. Ул аңа булдыра алганча һәрнәрсәдә ярдәм итә, шатлыгына шатлана, кайгысына кайгыра, теләкләрне дә уртак тели.

Шулай ук, үз өендә берәр ризык пешерелсә, ул ризык белән күршеләрен дә сыйламыйча калмый. Чөнки ризык пешкәндәге чыккан исләрдән күршеләренең дә аны ашыйсы килеп, әмма аларның бу ризыкны пешерергә хәлләреннән килмәве мөмкин. “Әгәр шулпа пешерсәң, суын күбрәк сал. Азак күршеләреңә кереп, аларны да тиешенчә сыйларсың”, – дигән Аллаһ рәсүле (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм).

Мөселманның сизгер табигате күршесенең авыр тормышына тыныч кына карап тора алмый. Ислам дине буенча яшәүче кеше, әгәр үзе рәхәт тормышта яшәп, күршесе авырлыкта көн күрсә, моның белән һич тә килешми, ул аңа һәрвакыт ярдәм итеп тора. “Күршесе ач була торып, үзе тук хәлдә ятып йоклаган кеше мөэмин түгел”, – дигән Пәйгамбәребез (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм).

Тагы да бер хәдис: “Әй, мөселман хатын-кызлар! Күршеләрегезгә сарык тоягы кадәр кечкенә булса да яхшылык эшләүдән кимсенмәгез”. Бу хәдис, икенче яктан, күршең биргән әйбергә кимсетеп карамаска, ә, киресенчә, аны зур итеп алырга куша: ягъни, күршесе биргән әйбер сарык тоягы кадәр генә булса да, ул күршесенә рәхмәт әйтергә тиеш. Яхшылык өчен әйтелгән рәхмәт Ислам әхләгының аерылгысыз бер сыйфаты булып тора.

Хак мөселман үзенең туганнарына яисә мөселман күршесенә генә яхшылык эшләп калмый, ә мөселман булмаган күршесен дә кире какмый. Бу кагыйдә ислам диненең шулкадәр киң күңелле булуын һәм, дин аермалыгына карамыйча, бөтен кешене дә үзенә рухландыруын аңлата. Менә шуңа күрә дә яһүди һәм насаралар (христианнар), мөселманнар белән күрше яшәгән чакта, үзләренең гомерләре һәм маллары өчен курыкмыйлар. “Сезнең белән дин өчен сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгарырга омтылмаган кешеләргә яхшылык эшләүдән һәм аларга карата гадел булудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ, чынлап та, гаделләрне ярата!” (Коръән, “Сынаулы хатын” сүрәсе, 60:8).

Бервакыт Гайшә (Аллаһ аннан риза булсын): “Йә Аллаһ рәсүле! Минем ике күршем бар, аларның кайсысына бүләк бирим икән?” – дип сорый. “Кемнең ишеге синең ишегеңә якынрак, шуңа”, – дип җавап бирә Пәйгамбәр (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм). Димәк, игелекне янәшәңдәге күршеңнән башла, аннан соң ераграк күршеләргә күч.

“Бу дөньяда мөселманны гадел күрше, иркен йорт һәм менәр ат бәхетле итә”, – диелгән тагы да хәдисләрдә. Безнең ата-бабаларыбыз да гадел күршене шулкадәр нык югары бәһаләгәннәр, андый күрше белән күрше булып торуны үзләренә зур бәхет дип санаганнар. Әйе, бу дөньяда андый бәхетне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Күршеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз!

Нурислам ИБРАҺИМОВ.

Фото: http://www.nmosk-lib.ru/news/virtualnye-vystavki/detail.php?ID=1364.

Мөселманның бәхете
Мөселманның бәхете
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: