Барлык яңалыклар
Иман нуры
26 август 2021, 09:47

"Ихлас" мәчетендә күркәм очрашу

Фәридә Нәҗмиева күренекле шәхесләрнең Мөхәммәд (с.г.в.) турында әйткән фикерләрен туплаган һәм чит телләрдән русчага тәрҗемә иткән.

"Ихлас" мәчетендә күркәм очрашу
"Ихлас" мәчетендә күркәм очрашу

25 августта Уфада "Ихлас" мәчетенең конференц-залында Фәридә Кәнзел кызы Нәҗмиева белән очрашу узды. Фәридә ханым Санкт-Петербургта яши, француз теленнән тәрҗемәче, журналист.  Ул үзенең "Пророк (с.г.в.) великий человек всегда и сегодня" дигән яңа китабы белән таныштырды. Җыентыкта билгеле шәхесләрнең Мөхәммәд (с.г.в.) турында әйткән фикерләре, әсәрләреннән өзекләр тупланган һәм рус теленә тәрҗемә ителгән. Китап ислам дине һәм пәйгамбәребез белән кызыксынучыларга, шәкертләргә, укытучыларга тәгаенләнгән.
Очрашуны  "Рәйхан" клубы җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева оештырган. Чарада мәчетнең имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин һәм мөслимәләр катнашты.

"Ихлас" мәчетендә күркәм очрашу
"Ихлас" мәчетендә күркәм очрашу
"Ихлас" мәчетендә күркәм очрашу
"Ихлас" мәчетендә күркәм очрашу
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: