Барлык яңалыклар
Иман нуры
20 август 2021, 09:19

Тәннең чисталыгын нәрсә боза?

Тырнакта лак булса, тәһарәт камил буламы?

Тәннең чисталыгын нәрсә боза?
Тәннең чисталыгын нәрсә боза?

Ислам динендә тән чисталыгына зур әһәмият бирелә. Коръәндә:  “Аллаһы Тәгалә пакьләнүчеләрне һәм тәүбә кылучыларны ярата”, – дигән сүзләр бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм (с. г. с.): “Чисталык – иманның яртысы”, – дигән. 

Мәсәлән, намаз уку, Коръән укуга тәһарәтсез керешеп булмый. 

Тәһарәтне бозучы хәлләр берничә:

  1. Гаурәттән ни дә булса (нәҗес, бәвел, һава) чыгу.
  2. Җәрәхәттән кан, эрен яисә сары су агу.
  3. Борын канау.
  4. Косу.
  5. Ятып яисә сөялеп йоклау.
  6. Аңны югалту.
  7. Намаз эчендә көлү.

Хәзерге хатын-кыз тырнакларына лак буяп йөрергә ярата. Ләкин, лак аша су үтмәгәнлектән, бу очракта тәһарәт тулы булмый, болай укылган намаз да кабул булмый дигән сүз. Кызганыч ки, кайчакта мәетләрне дә тырнакларындагы лакны сөртмичә юып җирлиләр.  Бу очракта мәрхүмәнең соңгы госеле камил булмый.

Истинҗә тәһарәттән ничек аерыла?

Бу ике гамәлне еш кына бутыйлар. Еш кына олы апаларның комган белән бәдрәфкә чыгып кергәннән соң: “Тәһарәт алып кердем”, – дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Бу тәһарәт түгел, нәкъ менә истинҗә була. Тәһарәт бозылса, тәһарәт алдыннан  башкарыла торган гамәл. Димәк, истинҗә – кече яисә олы йомышны үтәгәннән соң юыну ул.

Фатыйма ФАТКУЛЛИНА.

 

Тәннең чисталыгын нәрсә боза?
Тәннең чисталыгын нәрсә боза?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: