Барлык яңалыклар
Иман нуры
17 август 2021, 11:58

18 август – Гашура көне

Мөселманнар бу көнне ураза тотып, тәүбә кылып, изгелекләр кылып үткәрергә тырыша.

18 август  – Гашура көне
18 август – Гашура көне

Әле барган Мөхәррәм ае – ураза тоту өчен хәерле булган айларның берсе. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Рамазан аеннан соң ураза тотарга иң хәерле ай – Мөхәррәм ае”, – дип әйткән (Мөслим, 1163).

Гашура көнендә (гашура гарәп теленнән "унынчы" дип тәрҗемә ителә) ураза тоту исә  үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә бер сәбәп булып тора, ди галимнәр.  Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән бу  көндә ураза тоту торында сорагач, аның: “Үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп була”, – дип әйтүе билгеле (Мөслим риваяте, 1162).

Гашура уразасын берничә көн рәттән тоту хуплана, ягъни Мөхәррәм аеның тугызынчы, унынчы яки унынчы, унберенче көннәрендә, ә мөмкинлек булып, өч көнендә дә тотсаң, тагын да яхшырак, диелә.

Коръәндә әйтелүенчә, Гашура көнендә Аллаһ Тәгалә күкләрне, Җирне, фәрештәләрне, Адәм галәйһиссәләмне бар иткән. Бу көндә Ул Адәм галәйһиссәләмне Җәннәткә кертә, шушы көнне гөнаһтан тәүбә итүен кабул итә. Бу истәлекле көндә Аллаһы Тәгалә төрле тарихи чорларда ун пәйгамбәренә ун сөенеч җибәрә: Нух галәйһиссәләмнең корабы туфан суынан котыла, Ибраһим галәйһиссәләм  дөньяга килә, Гайса һәм Идрис пәйгамбәр галәйһиссәләмнәр күккә аша, Ибраһим галәйһиссәләм мәҗүсиләр утыннан котыла, Муса  галәйһиссәләм һәм аның тарафдарлары Фиргавен  эзәрлекләвеннән качып кала, Сөләйман галәйһиссәләм патша була, Әюп  галәйһиссәләм авыруларыннан савыга һәм башкалар.

Шулай ук бу көн –  мөселманнар өчен матәм көне. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең оныгы Хөсәен (626–680) һәлак булган.

18 август  – Гашура көне
18 август – Гашура көне
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: