Барлык яңалыклар
Иман нуры
23 июль 2021, 09:38

Гыйлем алу беркайчан да соң түгел

Мәдрәсәгә укырга кергәч, берничә кеше: “Дога кылып бит сыпырырга мәдрәсәгә кермәсәң дә өйрәнер идең әле”, – дип әйтте. Бу сүзләргә  аптырамыйм, үземнең дә шулай уйлап куйган чакларым бар иде. Борай районының Иске Бикмәт авылында яшәүче даими авторыбыз Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА белән әңгәмә.

Гыйлем алу беркайчан да соң түгел
Гыйлем алу беркайчан да соң түгел

Фатыйма Гомәр кызы 1961 елда Илеш районының Куҗбахты авылында дөньяга килгән. Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмалаган. Лаеклы ялга чыкканчы башлангыч сыйныфларны укытты. Чаллы шәһәренең "Ак мәчет" мәдрәсәсендә дини гыйлем алды. Әлеге вакытта гаиләсе белән Борай районының Иске Бикмәт авылында яши. Балалар өчен берничә китап авторы.

***

– Фатыйма апа, сез, күпләрне гаҗәпләндереп, мәдрәсәгә укырга кердегез. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Әнкәйне соңгы юлга озатканнан соң ничек тынычланырга белми йөргән чакларым иде. Гөлфия ханым мине шулчакта Борайга “Ак мәчет” каршында оештырылган курсларда укырга чакырды. Әле мәктәптә дә эшләп йөрим, район үзәге дә күршедә генә түгел. Тиз генә җавап бирә алмадым, җитешеп булмас, дип икеләндем. Ә күңел кузгалды. Кызыксыну да, Аллаһка якынаясы килү дә көчле иде.

Уку буласы көнне өч дәресемне укыттым да, тәвәкәлләп, юлга чыгып киттем. Ниятең генә булсын, Аллаһ юлларын ачып, җиңеләйтеп тора икән ул. Мәктәпнең капкасын гына чыгып өлгердем, бер авылдашым утыртып алып та китте, Ак мәчетнең капка төбенә илтеп тә куйды. Беренче көнне гарәп алфавитының өч хәрефен өйрәнеп, бик күп яңалыклар алып һәм үземнең дин эшләрендә бик надан икәнемне аңлап кайттым. Бу 2012 нче ел иде. Өч ел анда укып, башлангыч гыйлем туплаганнан соң, Татарстанның Чаллы  шәһәрендәге  “Ак мәчет” мәдрәсәсенә укырга кердем.

Әйе, дингә килергә, Аллаһ юлына басарга тырышып йөргәндә күп төрле сораулар туа башлый. Календарь, гәзит, аерым китаплар укыйсың, эзләнәсең. Ләкин болай гына җавап табып бетереп булмый. Шуннан эзлекле гыйлем алу кирәк икәнлеген аңлыйсың. Гыйлем алу – һәркемгә фарыз. Гыйлем белән эшләнгән эштә җиңеллек була.

– Ни өчен нәкъ менә Чаллы мәдрәсәсен сайладыгыз?

– Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсенә аны кайсыдыр башка уку йорты белән чагыштырып, сайлап бармадым. Бу уку йортында гыйлем алучы мөслимәләргә иярдем. Инде үзем дә авылыбызның мәчетендә дини укулар үткәрә башлаган идем. Моның өчен гыйлем күп кирәк. Гөлфия абыстай да арытаба укырга киңәш итеп килде.

Башкортстанда хатын-кызларга читтән торып уку өчен Октябрьский шәһәрендә “Нурул Ислам” мәдрәсәсе бар. Ләки ул вакытта анда гарәп теле өйрәтелми иде, хәзер ничектер, әйтә алмыйм. Кызганычка каршы, Уфадагы Русия ислам университетында читтән торып уку формасы юк. М. Акмулла исемедәге Башкорт дәүләт педагогия институтында оештырылган дистанцион укуларга да чакырдылар, тик минем дин нигезен, гарәп телен тирәнрәк өйрәнәсем килде.Их, Уфаның үзендә хатын-кызларга да читтән торып уку өчен мәдрәсә булсын иде дә бит!

– Йөреп уку бик читен булмадымы соң?

– “Ак мәчет” мәдрәсәсенә баруыма үкенмим. Минем өчен шунысы да мөһим иде – укыту татар телендә алып барыла, татар теле дәрес буларак та керде.  Шулай ук сессия вакытлары да уңайлы: елга ике тапкыр унар көн. Октябрь аенда сессия. Әңгәмә нигезендә, бераз гыйлем дәрәҗәсен тикшереп алалар. Иң яхшысы – мәчетләрдә оештырылган курсларда беренчел гыйлемне алып бару. Шунсыз укып китү авыргарак төшә. Шулай да, бер хәреф тә белми килеп, укып китүчеләр дә булды.

Мәдрәсәдә Мәдинә Ислам университеты, Каһирәдәге “Әл-Әзһәр” университеты кебек Ислам дөньясында дәрәҗәле уку йортларында белем алган мөгаллимнәр гыйлем бирә. Аларның күркәм холкы, тәкъвалыгы шәкертләргә үрнәк булды. Кемне укытканнарын белеп эш иттеләр. Материалны җиренә житкереп аңлаталар, имтихан алганда һәркемнең мөмкинлекләреннән чыгып сораулар бирәләр иде. Тик кулыңнан килгән кадәресен әзерләнергә, тырышырга гына кирәк. Безгә, борайлыларга, бу җәһәттән җиңелрәк: район үзәге мәчетләрендә хәзрәтләр, абыстайлар имтиханнарга әзерләнгәндә ярдәм итәргә генә торалар.

Уку – кайда һәм  кайчан гына булса да, энә белән кое казу ул. Һәркемнең үзенә, теләгенең никадәр көчле булуына бәйле барысы да. Кешегә бервакытта да күтәрә алганыннан артыгы йөкләтелми. Дөрес, кайберәүләрне гарәп телен үзләштерү авырсындырды. Шул сәбәпле укудан туктаучылар да булды. Чак кына сабырлык кирәк, минемчә.

“Татарстанда укыган гыйлем Башкортстанда ярамый”, – диючеләр дә юк түгел. Монсы белән бер дә килешмим. Русия мәдрәсәләрендә хәзер дәүләт стандартлары кертелде. Димәк, алар бер юнәлештә, бер төрле программалар белән эшлиләр, мәзһәбебез бер үк.

– Уку ничә ел дәвам итте?

– Безнең төркем бик үзенчәлекле булып чыкты. Абыстайларыбыз бәби карау буенча ялда булу сәбәпле, безне хәзрәтләр укытты. Нык таләпчән, каты куллы, шул ук вакытта бик кешелекле булдылар. Тәҗвид фәненнән иң беренче дәрестә хәзрәтебез гарәп алфавитын белү-белмәвебезне тикшерде. Кем бераз белә, кем, белсә дә, каушап, сөйли алмый, ә кем исә бөтенләй белми. “Иртәгәгә алфавитны йөз тапкыр күчереп язасыз, илле тапкырында хәрефләрнең исемнәрен дә язасыз”, – диде ул. Төн буе алфавит яздым. Чак язып бетердем. Шул арада, беренче сыйныф баласы кебек, елап та алдым, балам яшендә булган хәзрәткә үпкәләп тә куйдым, әллә кайтып кына китим микән, дигән уйлар да килде башка. Ләкин алфавитны төнлә уятып сорасалар да ялгышмаслык булдык.

Стандартлар да без укый башлагач кертелде. Бер сессияне иске программа белән укыганнан соң, яңасына күчтек. Моңа кадәр ирекле тыңлаучы булып та укырга мөмкин булган. Ягъни, имтихан бирмичә, уку турында документ алмыйча гына. Гарәп теле тирәнтен укытылмаган, телдән курслар белән чикләнгән. Безгә исә гарәп теленең грамматикасы, бу телне өйрәтү методикасы  керә башлады, элек өйрәнелмәгән башка фәннәр дә өстәлде.

Аннан пандемия галәмәте килеп чыкты. Өч ел да алты ай буласы укуыбыз биш елга сузылды. Аллаһның бер сынавы да, нигъмәте дә булды ул. Сабакташлар белән бер-беребезгә шулкадәр өйрәнеп, дуслашып беттек, озаграк укуыбызны да шуңа күрә бик җиңел кабул иттек.

– Дингә килүне, мәдрәсәдә укуыгызны башкалар ничек кабул итте?

– Төрлечә. “Нигә ашыгасың, яшәп кал, әби булырга өлгерерсең әле”, – дип тә киңәш бирделәр. “Ии, бер тик тормыйсың, үзеңә шөгыль табып кына торасың”, – дип, моны чираттагы кызыксынуым кебек кабул итүчеләр дә булды. Мәдрәсәгә укырга кергәч, берничә кеше: “Дога кылып бит сыпырырга мәдрәсәгә кермәсәң дә өйрәнер идең әле”, – дип әйтте. Бу сүзләргә  аптырамыйм, үземнең дә шулай уйлап куйган чакларым бар иде.

Бак дисәң, дин гыйлеме бик күп тармаклы икән ул! Фикһ (мөселман хокук белеме), гакыйдә (ислам илаһияте, ягъни теологиясе), тәҗвид (Коръәнне дөрес уку), сира (Мөхәммәт с. г. в.нең тормыш юлы) кебек фәннәрдән гайре тагын хәдис белеме, иске имля, Коръән турында гыйлем, ислам тарихы, фонетика, мантыйк (логика), тәфсир (Коръән һәм сөннәт, ислам илаһияте мәсьәләләрен аңлату),  исламда хатын-кыз, исламда төркемнәр һәм агымнар, Ислам фәннәрен укыту методикасы һ. б. лар – барлыгы утыз биш фән үзләштерелде. Моннан тыш, төрле темаларга реферат, чыгышлар әзерләдек, курс эше якладык, өч тапкыр практика үтеп, отчет бирдек, чыгарылыш эшен якладык.

–  Фәнни эшләрегезне нинди темага багышладыгыз?

– “Мәчетләр тарихы” темасына рефератны үзебезнең авыл мәчете тарихына багышладым. Мәчет безгә якын гына, күз алдында салынды, әллә ни күп вакы та үтмәгән иде, әмма, яза башлагач, күп нәрсәнең онытылып барганлыгы, шулай ук, мин белмәгән мәгълүматлар да бик күп булуы ачыкланды. Реферат язуда авылдашларымның, бигрәк тә Наилә абыстайның, ярдәме зур булды. Бу язманы мәчеттә тарих итеп саклыйбыз хәзер. Дәвам итеп барырга, дип килештек.

– Үзегез өчен иң зур ачыш нәрсә булды?

– Мин, ниһаять, Ислам динендә хатын-кызның ролен, аңа булган карашны аңладым. Ислам динендә хатын-кыз һәрдаим яклаулы. Бала чакта аны әтисе, абыйлары саклый, кияүгә чыккач – ире, ә аннан соң, үстергән балалары өчен ананың хакы иң зурысы. “Жәннәт аналарның аяк астында”, дигән хәдиснең асылы шул инде. Шагыйрь дә хаклы: “атын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен бәхете ана булуда. Шул ук вакытта аңа гыйлем алу, кайдадыр хезмәт итү дә тыелмаган. Кияүгә чыга алмаган, бала таба алмаган, ире үлеп ятим калганнарга Аллаһ ятимлекнең әҗер савапларын вәгъдә итә.

Аннан соң, дин турында күңелгә кереп оялаган шик-шөбһәләрем бетте, әлхәмдүлилләһи. Тыелганнарның нигә тыюлы булуын, кушканнарны нигә үтәргә кирәк икәнен аңладым. Ислам дине – бәхетле яшәү рәвешенә өйрәтүче дин. Беренче карашка кырыс күренгән кайбер кануннарның нигезендә хәерле нәрсәләр ята. Күпләр, Ислам дине дигәч, ирләрнең дүрт хатын алуын һәм хатын-кызның гаиләдә иргә буйсынып, алар уйлавынча “кол булып” яшәвен тискәре аргумент итеп китерә. Ә бит исламда ир кеше ничә хатын алса да, аларны бертигез күреп, бертигез тәэмин итеп, балаларны бертигез күреп үстерергә бурычлы. Бу ир-атны да, хатын-кызны да зинадан, балаларны ятимлектән саклый. Әйе, бу  мөмкинлекне безнең заманда кабул итү авыр. Ә бит бүген телевизорның кайсы каналын ачсаң да, күбесенчә шушы мәсьәләләр карала. Хатын-кызлар берничә ир арасыннан баласының атасын ачыклап әвәрә килә. Бу хәл – җәһилият чорына кире кайту дигән сүз бит! Безгә башка пәйгамбәр килмәячәк, яшәеш кагыйдәләре барысы да Изге Коръәнебезгә язылган, аларны кулланып яшәргә генә кирәк.

– Тәфсилле җавапларыгыз өчен рәхмәт, Фатыйма апа. Алган гыйлемегезнең ике дөньяда игелеген күрергә язсын!

Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.

Гыйлем алу беркайчан да соң түгел
Гыйлем алу беркайчан да соң түгел
Гыйлем алу беркайчан да соң түгел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: