Мөселман кызына
Ак яулыгың, пакъ күлмәгең,
Сөбхәналлаһ, килешә.
Никахтан соң яулык бәйләп
Атладың тупсам аша.
Оялчанчык, сабырлыгың
Сөрмә тарткан күзеңдә.
Ак яулыгың, пакь яулыгың
Нурын өсти йөзеңә.
Тартынмыйча яулык бәйлә,
Син – саф мөселман кызы.
Читләп үтәр, кагылмыйча,
Гайбәт һәм нахак сүзе.
Теләкләрең изге булгач,
Инша Аллаһ, кабул булыр!
Ак яулыклы нәнәләрең
Намазда дога кылыр.
Кара яулыклар бәйләмә,
Язмасын ул бәйләргә.
Чәчәклесен сайлап кына,
Бәйлә син бәйрәмнәрдә.
Горур йөре яулык бәйләп,
Кигән киемең – тылсым!
Үскән кызлар-сеңелләргә
Үрнәк булырлык булсын!
Раббым Аллам
Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен,
Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам.
Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң,
Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.
Йорт-курамны җыештырам атна кичен,
Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен.
Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан,
Намазларны кабул итче, Раббым Аллам.
Ятимнәрнең күңелен күрәм, хәер бирәм,
Кабул итче савабыма, Раббым Аллам.
Мин сайлаган юлдан китсен иде алар,
Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам.
Алда ниләр көтә икән, Раббым Аллам,
Изгелекләр кылам, колың булып калам.
Калебемдә сөенеч зур – мин мөселман,
Ярдәмеңнән мәхрүм итмә, Раббым Аллам!