Бер кеше, Аллаһ рәсүленә килеп:
– Мин ялган сөйлим, урлашам, исерткеч эчәм һәм башка гөнаһлар да кылам. Шул гөнаһларның бары берсеннән генә тукталырга кулымнан килер. Сез берсен аерып әйтегез дә, шуңардан тәүбә кылырмын, – дигән.
– Ялганнан тәүбә кыл, – ди.
Теге кеше ялганнан тәүбә итә. Бераздан башка бер гөнаһка туры килә. Кылырга керешкәндә: “Аллаһ рәсүле сорап, дөресен сөйләсәм, ул миңа тиешле җәзаны бирер, әгәр дә дөресен сөйләмәсәм, тәүбәм бозыла”, – дип, әлеге гөнаһтан туктала. Ахырда, шул рәвешчә, башка гөнаһлардан да тәүбә кылырга мәҗбүр була.
”Дөреслек – изгелеккә, изгелек Җәннәткә тоташтырыр. Ялган – усалыкка, усаллык Тәмугка тоташтырыр” (әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан).