Үз халкын дингә өндәгән чакта Нух пәйгамбәр нинди генә ысуллар кулланып карамый.
«И халкым! Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, сезнең өчен Аңардан башка илаһ юк бит! Дөреслектә, мин сез Бөек көндә җәзага тарырсыз дип борчылам»[1], – дип, Аллаһка буйсынырга теләмәгәннәргә әзерләнгән җәзалар хакында да искәртеп карый ул кешеләргә.
«И халкым! Дөреслектә, мин сезнең өчен – үгет-нәсыйхәт бирүче. Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аның (җәзасыннан) куркыгыз һәм миңа буйсыныгыз! (Шулчак) Ул гөнаһларыгызны ярлыкар һәм билгеле көнгә тиклем сезгә кичектерү бирер»[2], – дип, Аллаһтан курыккан кешеләрне ярлыкау, җәзадан котылу һәм олы әҗер әзерләнгәне хакында да хәбәр итә ул. Кешеләрне төнлә дә, көндез дә, ачык та, яшерен дә өнди Нух пәйгамбәр. Ләкин нәтиҗә булмый диярлек: күпләр үзләренең адашуларыннан һәм бозыклыгыннан баш тартырга теләми, сыннарга табынуын дәвам итә, Нухка карата дошманлыкларын белдереп кенә тора, аны рәнҗетә, куркыта, аңа ияргәннәрне кимсетә. Ахырда Нух Раббысына үзенең барлык аһ-зарын түгә:
«Раббым! Мин халкымны төнлә һәм көндез (иманга) чакырдым, тик минем вәгазьләрем аларның (иманнан) качуын арттырды гына. Син аларны ярлыкасын дип мин аларны өндәгән саен, алар колакларына бармакларын тыкты һәм киемнәренә төренде. Алар каты торды һәм нык тәкәбберләнде. Аннан мин аларны өндәдем. Бөтен кеше алдында да мөрәҗәгать иттем, алар белән аулакта да сөйләштем. Мин аларга шулай дидем: “Раббыгыздан ярлыкау сорагыз, чөнки Ул – Бөтен гөнаһларны Гафу итүче. (Тәүбәгә килсәгез,) Ул сезгә күктән мул яңгырлар җибәрер, сезгә мал-мөлкәт һәм балалар белән ярдәм итәр, сезгә дип бакчалар һәм елгалар урнаштырыр...”»[3].