Барлык яңалыклар
Иман нуры
28 Май 2021, 10:18

Өмет өзмә!

Аллаһ Тәгалә әйткән: «… (Чынында) сезнең өчен хәерле булган берәр нәрсәне җаныгыз сөймәве ихтимал. Һәм сезнең өчен явызлык булган берәр нәрсәне яратуыгыз ихтимал. Аллаһ (сезнең өчен нәрсә хәерле булганын) белә, ә сез белмисез!» («Бәкара» сүрәсе, 2:216).

«Дөреслектә, авырлыктан соң – җиңеллек!»
  • Кешегә ничек кенә кыен булмасын, җиңеллек һичшиксез киләчәк.
    • Нинди генә бәлагә тарысаң да, аннан котылу һичшиксез булачак.
      • Төн ни тиклем генә озын булмасын, таң барыбер атачак.
        • Бәла-каза, төрле кыенлыклар һәм сынаулар – гүя кара төн: ул барыбер көн белән алышыначак.
          • Әгәр тау тезмәсе биек һәм бетмәс-төкәнмәс булып күренсә, бел: аның артыннан яшел үзән башлана.
            • Күз яшьләре – елмаю, хәвеф – иминлек, ә кайгы-хәсрәт – шатлык белән алышына.
            • Ибраһим пәйгамбәрне (галәйһиссәләм) утка ыргыталар, әмма Аллаһ ихтыяры белән ут аңа бер зыян да китерми.
              Аллаһ рөхсәте белән диңгез икегә ярылганнан соң, Муса (галәйһиссәләм) аның төбе буйлап үтә, әмма батмый. Ә шул ук диңгездә Фиргавен үз гаскәре белән һәлак була.
              Бөтен нәрсә яхшы якка үзгәрер, барысы да яхшы булыр. Тик бераз сабырлык, чыдамлык һәм галәмнәр Раббысына тәвәккәлләү генә кирәк.
              Бәхетеңне үзең төзе
              Аңлы кеше югалтуларын да уңышка әйләндерә. Мәсәлән, Аллаһ рәсүле ﷺ Мәккәдән куыла. Әмма, Мәдинәгә һиҗрәт кылганнан соң, ул бөек Ислам дәүләтенә нигез сала. Ул ﷺ Аллаһ ярдәме белән явызлыкны яхшылыкка әйләндерүгә ирешә.
              Күп кешеләр бит нәкъ бәла-казага һәм сынауларга дучар булганнан соң, кешелеккә ниндидер бөек һәм мөһим нәрсә бүләк иткән. Бихисап галимнәрнең бөек хезмәтләре шушындый сынаулардан башлангыч алган. Сынаулар, шулай ук, гүзәл шигъри әсәрләр язып калдырган күп шагыйрьлар өчен илһам чыганагы була.
              Файдалы киңәшкә колак сал: сиңа лимон бүләк итсәләр, аңа шикәр белән су өстә – яхшы эчемлек килеп чыгар! Сиңа нинди генә сынау килмәсен, аны яхшылыкка әйләндерергә тырыш. Моның өчен акылыңны, түземлелегеңне һәм оптимизмыңны куллан. Рауза чәчкәсенең сабагы энәләр белән капланган. Әмма карашыңны сабак буйлап югарыга күтәрүең була – күз явын алып торган хуш исле гүзәл бер чәчкә күрерсең!
              Аллаһ Тәгалә әйткән: «… (Чынында) сезнең өчен хәерле булган берәр нәрсәне җаныгыз сөймәве ихтимал. Һәм сезнең өчен явызлык булган берәр нәрсәне яратуыгыз ихтимал. Аллаһ (сезнең өчен нәрсә хәерле булганын) белә, ә сез белмисез!» («Бәкара» сүрәсе, 2:216).
              Фото: Pixabay.
              Читайте нас: