Барлык яңалыклар
Иман нуры
21 Май 2021, 12:19

Сихерчене ничек танырга?

Аллаһ Рәсүле (с. г. в.): “Кем күрәзәчегә килеп, ул әйткәнгә ышанган, шул Мөхәммәткә төшерелгәнгә (Коръәнгә) карата көферлек кылган”, – ди.Фотода: Һиндстандагы Таҗ Маһал мәчете.

Түбәндәге сихер кайтару төрләре Аллаһка тиңдәш тотуга (ширеккә) корылган һәм шул сәбәпле алар Раббыбыз тарафыннан тыелган. Ширек гөнаһына килгәндә исә, барыбызга да билгеле булуынча, ул кешене Тәмуг утына илтә. Әгәр дә бу гамәлләрнең берсенә генә булса да юлыксагыз, андый “имче”ләргә якын да бармагыз, ә сихерчеләр һәм күрәзәчеләр тарафыннан кешеләр арасында таратылган явызлыкны киметү максатында бүтәннәргә дә бу хакта хәбәр итегез.
Сихерчене түбәндәге билгеләр буенча танырга мөмкин:
  1. Ул авыруның һәм аның әнисенең исемен сорый.
  2. Авыруның киеменең бер өлешен сорап ала.
  3. Корбан өчен билгеле бер малны, гадәттә, кара төстәгесен китерүне таләп итә. Чөнки җеннәргә кара төс ошый.
  4. Аңлаешсыз һәм мәгънәсез өшкерүләр яза яки укый.
  5. Авыруга туры дүртпочмакларга бүленгән япма бирә. Дүртпочмакларның эчендә хәрефләр яки саннар була.
  6. Кояш нуры үтмәгән караңгы бүлмәдә калуны таләп итә, чөнки җеннәр караңгылыкны ярата.
  7. Берничә көн (гадәттә 40 көн) дәвамында суга кагылмаска куша.
  8. Ниндидер әйберләр бирә дә, аларны күмеп куярга боера.
  9. Кәгазь бирә һәм, аны яндырып, төтенен үзеңә юнәлтеп таратырга куша.
  10. Кешенең исемен, аның яшәгән урынын һәм аны йончыткан чирне әйтеп бирә ала (моны ул, әлбәттә, җеннәр ярдәме белән башкара).
  11. Хәрефләр язылган кәгазь бите бирә дә, аны ак балчыктан ясалган сулы тәлинкәгә салып, шул суны эчәргә куша.
  12. Аллаһ Рәсүле (с.г.в.): “Кем күрәзәчегә килеп, ул әйткәнгә ышанган, шул Мөхәммәткә төшерелгәнгә (Коръәнгә) карата көферлек кылган”, – дип әйткән. Хәдисне Әхмәт (“Мөснәд” хәдисләр җыентыгы, II том, 429нчы бит) һәм әл-Хәким (“Мөстәдрәк” хәдисләр җыентыгы, I том, 8нче бит) риваять иткән. Шәех әл-Албани хәдисне сәхих дип бәяләгән (“Сәхих әл-җәмигъ”, 5939нчы хәдис).
    Бу – Аллаһ тарафыннан төшерелгән Шәригать кануннарын санга сукмаган һәм чиктән ашкан адәмнәргә, ягъни һәртөрле сихерче-күрәзәчеләргә ышанган һәм шул ук вакытта үзен мөселман дип исәпләгән һәркемгә кагыла!
    Һәркем сихерләнгән кешене дәваларга тырышучының эшләренә игътибар итәргә тиеш. Ислам шәригате мәҗүсилеккә, көферлеккә һәм кяферләргә охшарга тырышуга корылган һәр төр дәвалауны катгый тыя. Эсседән качып, утка сыенучы никадәр бәхетсез!..
    "Безнең Вакыт" гәзитеннән.
    Фото: Pixabay.
    Читайте нас: