Өстәлемдә – ризык муллыгы,
Теләгәннең барсы җаныңа...
Урыны буш, дөнья үксез ятим,
Ашның тәме, өйнең ямьнәре юк,
Болытлардан яшьләр түгелә.
Хәлең ничек икән анда, әнкәй,
Сагыш кайный безнең күңелдә.
Бүлмәсендә калды әниемнең
Изге Китап, тәсбих, намазлык.
Намазымда җиргә, кешеләргә
Тынычлыклар телим, тазалык.
Нәнәемнән калган салам сандык
Китап сүрәләре сакланган.
Бакыйлыкка киттең, әнкәем,
Мин – догада, газиз, изге җан!
Әнкәй мине бишегемә салды,
Өннәремдә түгел -- төшемдә.
Ниндидер бер сихри көй көйләде,
Өй алдында шул ук чуар әтәч,
Туган авыл, таныш ак өйләр.
Чыбык тоткан кызлар яланаяк,
Каз куарга, әйдә, чык, диләр.
Курчагымны бишегемә салдым,
Чәчен үрдем ефәк тасмадан.
Кулны-кулга тотынышып чыктык
Камышлардан үргән басмадан.
Көянтәмне асып суга бардым,
Чәйләр куйдым чишмә суыннан.
Әйлән-бәйлән уйнап дуслар белән,
Таң атканда кайттым уеннан.
Әнкәй мине бишегемә салды,
Ә уянсам, кызым йоклап ята,
Купшы кунаклаган маңгаема
Энҗеләрдән чиккән калфагым.
Беләгемдә – көмеш пар беләзек,
Бармагымда – бүләк балдагым.
Колагыма таккан ай алкамны
Гомерем буе кидем, салмадым.
Әнкәй бүләкләре көч бирделәр,
Юлларымда туктап калмадым.
Гайбәтчеләр җибәрделәр каршы
Ук-ут итеп нахак сүзләрен.
Вак җаннары өчен, ахры, Ходай
Фәрештәсез иткән үзләрен.
Гомер җепләремне ялгый-ялгый
Сүндермәдем тормыш учагымны.
Рәхмәт, әнкәй, авыр чаклар булса,
Үзең алдың төсле кочагыңа.