Барлык яңалыклар
Иман нуры
13 Май 2021, 15:01

Динсезләргә сүз. Мөнәҗәт

“Аллаһ юк”, – дип торсагыз,Тәүбә итми йөрсәгез,Җәһәннәмгә салырлар –Ни кылырсыз, туганнар?Инде 1975 елда ук Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеге студентлары тарафыннан Әлшәй районы Сарай авылында Бибисара Җамалетдин кызы Халиковадан (1907 елгы) язып алынган мөнәҗәт Казандагы вакыйгалардан соң аеруча актуаль.

“Аллаһ юк”, – дип торсагыз,
Тәүбә итми йөрсәгез,
Җәһәннәмгә салырлар –
Ни кылырсыз, туганнар?
Тормасагыз сәхәргә,
Салырлар бит чокырга.
Мәңге шунда ятарлар –
Харап эш бит, туганнар!
Галимлекне тотмасаң,
Ни кылырсыз, туганнар?
Дөньялыкта йөрсәгез
Комгансыз һәм гөселсез,
Ни җаваплар бирерсез?
Калырсыз милли телсез.
Балалар булса сөннәтсез,
Булыр сезгә хөрмәтсез.
Сүзеңне һич тыңламас
Зурайгачтын, туганнар.
“Тәүфыйксыз, – дип, – балалар”,
Утырып елар аналар.
Күз яшьләре кибеп бетәр,
Кайгырышып, туганнар.
Исеме урысча булмасын,
Кушкан исеме бозылмасын,
Сашка-Лешкалар белән
Бөтен дөнья тулмасын.
Күрәсез бит: урыслар
Дини игә торсалар,
Габдулла, Шәрифулла, дип,
Борчылмыйлар, туганнар.
Сәүит яши ничә ел –
Урыс һаман – Михаил.
Чувашлар да бик хитер,
Һаман исеме – Питер.
Үзгәртмиләр киемен,
Үзгәртмиләр исемен,
Ташламыйлар, туганнар,
Ата-баба җисемен.
Ә татарлар кем? Мөселман?
Бигрәкләр бит бозылган.
Лира, Венера, Тамара
Исемен шулар куйган.
Хатын-кызлар чәй эчә,
Кайсыберсе бал эчә.
Берсе бии, берсе җырлый
Маруся дә Хәдичә.
(1975 елда Әлшәй районы Сарай авылында Бибисара Җамалетдин кызы Халиковадан (1907 елгы) БДУ студентлары Кадрия Латыйпова, Зилара Насретдинова, Гөлчирә Хөсәенова, Рәзинә Мөхиярова язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 312 б.
Фото: 2gis.ru
Читайте нас: