Барлык яңалыклар
Иман нуры
30 апрель 2021, 11:05

Оҗмахмы, Тәмугмы?

«Лә иләһә иллә-Ллаһ» дип әйтсәм булды, Оҗмахка керермен, дип, җиңел уйларга ярыймы?

Сөнни мөселманнарның ныклы ышануынча, бер кешенең дә ахыр хәле – иманлы булып үләрме ул, әллә кяфер булыпмы – билгеле түгел һәм беркем дә үз гомеренең ничек тәмамланырын алдан белми. Шуңа күрә бер мөселман да, мин инде дин юлында, миңа Тәмуг янамый, дип тынычланырга, иркенләргә тиеш түгел. Шул ук вакытта, әгәр ул тәүхидкә – «Аллаһтан башка беркем дә табынуга лаек түгел» принцибына тугры икән, Аллаһның мәрхәмәтенә өметен өзмәсен. Ягъни, котылу һәм Аллаһның ризалыгына ирешү юлы шушы ике урталыкта – хәвеф һәм өмет арасында – тора.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Кешеләр уйлавынча, кемдер Оҗмах әһелләре эшен эшләп йөргән кебек булыр, әмма (чынында) ул – Тәмуг әһелләреннән. Һәм, кешеләр уйлавынча, кемдер Тәмуг әһелләре эшен эшләп йөргән кебек булыр, әмма (чынында) ул – Оҗмах әһелләреннән», дигән (әл-Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларыннан).
Шулай ук, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дигән: «Чынында, берегез Оҗмах әһелләре гамәлен кылып йөрер – хәтта аның белән Җәннәт арасында терсәк буе гына ара калганчы, әмма аңа язылганы өскә чыгар һәм ул Тәмуг әһелләре гамәлен кыла башлап, Тәмугка керер. Һәм, чынында, берегез Тәмуг әһелләре гамәлен кылып йөрер – хәтта аның белән Җәһәннәм арасында терсәк буе гына ара калганчы, әмма аңа язылганы өскә чыгар һәм ул Оҗмах әһелләре гамәлен кыла башлап, Оҗмахка керер» (әл-Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларыннан).
Без, сөнни мөселманнар, тере чагында Исламын күрсәтеп, шул иманлы хәлендә үлеп китүчеләрнең Аллаһ мәрхәмәте белән Оҗмах әһелләре булачагына ышанабыз. Чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Аллаһтан башка табынуга лаек илаһ юклыгын белеп үлүче Оҗмахка керәчәк», дигән (Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Әмма бу хәдисне укып, үләр алдыннан «Лә иләһә иллә-Ллаһ» дип әйтсәм булды, Оҗмахка керермен, дип җиңел уйларга ярамый. Беренчедән, «Лә иләһә иллә-Ллаһ»ның үз шартлары бар: тел белән әйтеп тә, ул «Лә иләһә иллә-Ллаһ» йөрәгеңдә булмаса – ярдәм итмәс. Икенчедән, беркем дә үзенең кайчан үләрен белми. Гомер буе иманнан оялып, Исламнан качып, тәүхид һәм ширек сорауларын өйрәнми, намаз укымый, ураза тотмый йөреп, капыл үлем килсә: «Менә хәзер иман китерәм: Аллаһтан башка табынуга лаек илаһ юк, лә иләһә иллә-Ллаһ!» дип әйтә алырсыңмы соң?..
Фото: Pixabay.
Читайте нас: