Гомәр разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Бервакыт без Пәйгамбәр янында утырганда, көтмәгәндә безнең янга күз явын алырдай ак киемле, кап-кара чәчле кеше килде. Аның кыяфәтенә караганда, мосафир дип әйтеп булмый иде, без беребез дә аны танымадык.
Ул, тезләре Пәйгам-бәр галәйһиссәләмнекенә тиеп торырлык итеп, аның каршына утырды, кулларын үз тезләренә куйды һәм: «Әй Мөхәммәт, миңа Ислам турында сөйлә!» – диде. «Ислам – «Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе» дип әйтү, намаз уку, зәкят түләү, Рамазанда ураза тоту, булдыра алсаң Йортка хаҗ кылу ул», – дип җавап бирде Мөхәммәт галәйһиссәләм. Әлеге кеше: «Син дөрес әйттең», – диде. Без аның Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә сорау бирүенә һәм үзе аның сүзләрен раславына аптырадык.
Аннары ул: «Хәзер миңа иман турында сөйлә!» – дип әйтте. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм: «Иман – Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәрләренә, соңгы Көнгә, яхшының да, начарның да алдан билгеләнүенә ышануың ул», – диде. Теге кеше тагын: «Син дөрес әйттең», – диде.
Аннары: «Миңа ихсан турында сөйлә!» – диде. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм: «Ихсан – Аллаһыны күрмәсәң дә, Аны күргән кебек гый-бадәт кылу ул. Син Аны күрмәсәң дә, Ул һичшиксез сине күрә», – дип җавап бирде.
Шуннан соң ул: «Хәзер миңа Сәгать турында сөйлә!» – диде. Аллаһының Илчесе: «Ул турыда соралучы кеше сораучыдан күбрәк белми», – дип әйтте. Кеше: «Алайса миңа аның галәмәтләрен сөйлә», – диде. Аллаһының Илчесе: «Кыямәт якынаюның галәмәтләре – кол хатынның үз хуҗабикәсен тудыруы; яланаяк, ялангач, ярлы көтүчеләрнең биек өй төзүдә бер-берсе белән ярышулары», – дип җавап бирде.
Әлеге кеше китеп, күпмедер вакыт үткәч, Пәйгамбәр: «Әй Гомәр, миңа кем сорау биргәнлеге сиңа мәгълүмме?» – дип сорады. Мин: «Аллаһ һәм Аның Илчесе бу турыда яхшырак беләләр», – дидем. Ул: «Чынлыкта, бу – Җәбраил, сезне динегезгә өйрәтергә килгән!» – дип әйтте».
(Мөслим, Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан.)